Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кышка иркен керим, дисәң...

Узган атна ахырында ТР Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов видеокиңәшмә үткәрде.

Ул бүгенге уңайлы һава торышын бушка үткәрмичә, терлек азыгы хәзерләүгә багышланган иде. Киңәшмә барышында печән һәм сенаж запасы туплаганда технологик таләпләрне бозмаска кирәклеге әйтелде. Узган елгы печән, сенаж күп әле дип бу эшне йомшак башкарырга ярамый. Җәйнең бер көнендә 5 кышкы көнгә җитәрлек азык запасы туплау фарыз. Бигрәк тә сенаж салганда өстәмә компонетлар кушуны онытырга ярамый,-диде министр. Ул киңәшмәдә яхшы эшләүчеләрне мактап, ә үз мөмкинлекләрен тиешенчә файдалана алмаучыларны тәнкыйть сүзләре белән телгә алды.
Соңыннан районда терлек азыгы хәзерләү процессы белән авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов таныштырды. Үз чыгышында ул пар җирләрен эшкәртүне кичектермәскә кирәклеген дә әйттте. Шуннан соң муниципаль район башлыгы Илһам Валеев хуҗалык җитәкчеләре һәм баш белгечләр алдына бурычлар куйды.
-Җиң сызганып эшкә керешергә вакыт, һәр хуҗалык җитәкчесе терлек азыгының узган елгы запасы да җитәрлек, дип тынычланырга тиеш түгелләр. Бөтен көчне бу эшкә тупларга бурычлылар. Бер үк вакытта витаминлы яфрак азык хәзерләүне дә туктатырга ярамый,-диде ул.
Киңәшмәдә күпьеллык үлән орлыгының бәясе артык кыйммәт булганлыктан, аны һәр хуҗалык үзендә хәзерләү чарасын күрергә тиешлеге әйтелде. Урып-җыюда катнашасы техника, агрегат, комбайннарны да барлап, ремонт эшен төгәлләргә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеоконференция