Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кулларына күз тимәсен

Күптән түгел генә районыбыз чигендә урнашкан "Аяз-Ойл" хуҗалыгына барып чыккач та, биредә бер төркем игенче-механизаторларның үз техника-агрегатларын кышкы саклауга куюларын күреп сокланган идем. Сокланмаслык та түгел шул, зур оешканлык белән бердәм алынганнар.

-Хуҗалыгыбызда хезмәт кешесе өчен бөтен шартлар бар. Шуңа көннән-көн тырышыбрак эшлисе килә,-ди алар.
Башка еллардан үзгә буларак, быел биредә ашханәне әле дә эшләтәләр. Көннәр бик кыска торганга, вакыт әрәм итеп төшке ашка өйгә кайтып йөрмәсеннәр өчен эшләтүләрен дәвам иттерәләр.. Иңнәрендә бай хезмәт тәҗрибәсе булган пешекчеләр Галина Куликова белән Марсилә Гыйльфанова аш-суны һәрвакыт төрләндереп торалар. Ризыклары тәмле, туклыклы була аларның. Шуңа механизаторлар биредә туклануны хуп күрәләр. Галина, авылда мәктәпне тәмамлагач Казан шәһәрендә пешекчеләр хәзерләү курсында белем алган. Ә аннары "Акчарлак" ресторанында данлыклы аш-су осталары янәшәсендә күнекмә үткән. Шуңа хезмәттәше Марсилә белән татар халык ашларына аеруча киң урын бирәләр. Токмачлы ашлар, пилмән, котлет, пылауларны еш әзерлиләр алар. Биредә эшләүчеләр дә бу аш-су осталары хезмәтеннән канәгать.
-Хуҗалыкта ашханәне тоту бик кирәк инде ул. Эшләүчеләргә дә уңайлы, әзерләнгән ризыкларыннан канәгать булгач, быел ел әйләнәсе эшләтергә булдык әле. Җәй айларында монда 50-60 шар кеше туклана иде. Бу көннәрдә 18-20 кешене кайнар аш белән тәэмин итәбез, эш кешесенә уңайлы булсын өчен тырышабыз инде,-ди хуҗалык җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов. Ә үз нәүбәтендә игенче-механизаторлар да үз эшләрен сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп башкарырга омтылалар.
аш-су осталары Галина Куликова белән Марсилә Гыйльфанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев