Кукмара районында үгез хуҗасын сөзеп үтергән
Кукмара районынының бер авылында ярты тонналы үгез ишекне бәреп чыгып 80 яшьлек хуҗасына ташлана. Бу хәлне күреп торган күрше малае олыларны ярдәмгә чакыра. Ярсыган үгезне туктату җиңелләрдән бирелми. Коймага иңгән картны ашыгыч ярдәм машинасында алып китәләр. Тик кызганыч, аңа врачларның ярдәме соң була инде.
Фото yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев