Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Котлы Бөкәш янәшәсендәге Бирдебәк авылы терлекчелек фермасы бүген зур үзгәрешләр кичерә

Бариевның фермерлык хуҗалыгы үз эшчәнлеген нык яхшырткан. Заманча итеп төзелгән сыер фермасы янәшәсендә иске бозаулар абзарын сүтеп, аның урынына тимер бетон плитәләрдән яңа бина төзелешен тәмамлап киләләр

Аннан тагын бер сыер абзарына нигез салганнар. Аны киләсе елда өлгертеп, тудыру бүлеге белән атларны урнаштырырга исәп итәләр. Шулай итеп тимер бетон плитәләрдән тагын бер яңа бина җиткезергә планлаштыралар. Биредә бүген 350 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 165 савым сыерлары. 105 баш атлары да бар. Кыскасы, терлекчелек тармагының киләчәге өметле күренә. Монда малларны юнәлешле үстүрүгә йөз тоталар. Савым сыерларының баш санын арттыру буенча да күркәм планнары бар. Бүген республикабыз азык-төлек базарында сорау зур булган сөт җитештерү, казылык өчен атлар үстерү буенча да аларны күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин. Узган еллар белән чагыштырганда быел азык запасын да мул итеп хәзерләгәннәр. Ферма эшчәннәренең эш шартлары да нык яхшырган. Хезмәткә түләүне җитештерелгән продукция күләменнән чыгып билгели башлаганнар. Фермерлык хуҗалыгы идарәчесе Ирек Вәлиуллиннның әйтүенә караганда, терлекчеләргә хезмәт хакын соңарусыз, вакытында бирәләр икән. Мул савым осталары Минзәлия Шакирова, Евдокия Алексеева, Татьяна Егорова фермадагы үзгәрешләрдән канәгать булуларын белдерделәр. Авыл белән ферма арасындагы юлга вак таш түшәлгәнгә дә ферма эшчәннәре нык сөенәләр. Ферма янәшәсендәге табигый көтүлектә, малларны саф һавада йөртү өчен, шактый олы мәйданны койма белән әйләндереп алганнар. Хуҗалык әнә шулай үз көченә таянып, ышанычлы адымнар белән атлый бүген.

Идрис Аметов.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев