Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Кораб”лар старт көтә

Хуҗалыкларда быел урып-җыюга әзерлек начар түгел. Ә фермерларыбызда хәлләр ничек тора? Урып-җыю кебек мөһим чарага алар нинди әзерлек белән киләләр? Шушы сорауларга төпле җавап алу нияте белән без район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече Зөфәр Әхтәмов белән юлга чыктык.

Мәсьәлә чыннан да бик җитди тора. Районыбызда булган 20 дән артык фермерда бүген 24 комбайн исәпләнә һәм алар быел 10 мең гектарга якын мәйданда ашлык суктырып алачак. Бу җитди мәсьәләгә әзерлекне без район үзәге янәшәсендә урнашкан "Маннанов" крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан башларга булдык. Биредә быел 3 комбайн урып-җыюга чыгачак. Комбайнчылар техникаларын алдан ук әзерләп куйганнар. Инде биредә алар белән техника куркынычсызлыгы буенча әңгәмәләр дә үткәрелгән.
Дон-Урай авылы янәшәсендә урнашкан "Габдриев" крестьян-фермерлык хуҗалыгында да әзерлек барышы күңелгә ятышлы. Бар нәрсәне дә бер урынга туплап бик дөрес эшләгәннәр. Күз уңында булган 3 комбайнның да эшкә әзерлеге яхшы. Игенчеләр бу көннәрдә хуҗалыкта башка мөһим эшләрдә актив катнашалар.
"Гобәйдуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгында быел урып-җыюга зур әзерлек чаралары күрелә. Игеннәрне суктыруда алар быел өр-яңа чит ил комбайныннан файдаланачаклар. Шушы көннәрдә хуҗалыкка кайтарылачак бу техника белән идарә итүче дә инде билгеле. Биредә тагын икенче бер зур яңалык турында да әйтми мөмкин түгел. Монда каплаулы ындыр табагы һәм ашлык склады төзелә. Фермер әнә шулай киләчәккә матур уй-планнар белән яши.
Котлы Бөкәш авылы янәшәсендәге "Чаллы" фермерлык хуҗалыгында да әзерлек яхшы. Биредә быел 2 комбайн эшлиячәк. Берсе "Дон", ә икенчесе "Нива". Соңгысы белән быел Мансур Мотыйгулин идарә итә. Без дә аны фермерның техника утарында очраттык. "Бай тәҗрибәле бу игенче бар нәрсәне дә булдыра",-дип фермер Илдус Шакиров безгә аның хакында күп кенә мактау сүзләре әйтте. Ул 38 ел биредә автомобиль йөртүче булып эшли икән. Мәктәп елларыннан ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәнгә, бу техниканы да ул үз итә. Алдан ук инде "Нива"сын эшкә әзерләгән. Шуңа тыныч күңел белән хуҗалыкта азык запасын тулыландыруда катнаша, "ЗИЛ" автомашинасы белән печән ташый.
"Марат" крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Рафаэль Шәфыйковны без техника утарында очраттык. Күп еллар дәвамында ул иске "Нива" комбайны белән урып-җыюда катнашкан. Ә быел исә районыбызның бер хуҗалыгыннан "Дон" комбайны сатып алган. Әле 3 ел гына уракта катнашкан бу техниканың әзерлеге яхшы. Тик шулай да чапкычларын көйләп әзерлисе бар. Рафаэль 14 ел элек 47 гектар пай җирләре алып фермерлык хуҗалыгы ачып җибәргән. Ә бүген аның 320 гектар чәчүлек җирләре бар. Быел да фермер яңа "Дон"ында үзе эшлиячәк. Улы Марат урта мәктәпне тәмамлап укырга киткәнлектән аның эшен энесе Марсель дәвам иттерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшел урак