Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Комплекслы эшләү кирәк

Хуҗалыкларда бүген бөтен көчне терлек азыгы хәзерләүгә тупладылар. Күпьеллык үлән инде тәмам өлгереп җиткәнлектән, бу эшне кичектерергә ярамый. Үткән район семинарында сүз шул хакта барды.

Узган атнаның шимбә көнне хуҗалык җитәкчеләре һәм баш белгечләр катнашындагы семинар Олы Әшнәк фермасыннан башланып китте. Биредә "Логос" җәмгыяте тимер-бетон плитәләрдән эшләнгән махсус базларга сенаж салу эшен башлап җибәргән. "Йолдыз" агрофирмасы җитәкчелеге бу көннәрдә терлек азыгы хәзерләү белән бергә фермаларны ремонтлау, төзекләндерү турында да уйлана.
-Безнең фермада бүген 420 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 102 се савым сыерлары. Маллар узган елдагыга караганда 50 башка артык. Терлекләрне уңышлы кышлату өчен безгә 200 тонна печән, 1800 тонна сенаж кирәк,-ди агрофирма директоры Наил Сәлахетдинов.
-Һәр хуҗалыкта эшне бүген олыәшнәклеләр үрнәгендә оештырырга кирәк, - дип муниципаль район башлыгы Илһам Валеев эшне активлаштырырга чакырды. Ул бер үк вакытта сенаж салу, яфрак азык хәзерләүне дә көчәйтергә, урып-җыюда катнашасы комбайннарның әзерлеген тикшерергә кирәклеген әйтте.
-Үз хуҗалыгыгыз турында гына түгел, авыл кешеләрен дә онытырга ярамый. Авыл халкын терлек азыгы белән тәэмин итүдә тоткарлыклар булмаска тиеш,-диде ул.
Шуннан соң Олы Әшнәк авылы тау башында печән әзерләү процессын карадык. 140 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үлән җирендә эш тулы көчкә бара. "Магдон" чапкычы яшел массаны теземнәргә сала. Ә ваклатылган массаны 2 "КамАЗ" машинасы базларга ташый. Кече Әшнәк авылы янәшәсендәге участокта да шундый ук җанлылык хөкем сөрә. Хуҗалык җитәкчесе эшнең барышыннан канәгать.
-Авыл хуҗалыгында әле мин яңа кеше. Мондый семинарларның файдасы бик зур. Үзем дә читтә өйрәнеп кайтып, кайбер яңалыкларны керттем. Киңәйтелгән трактор арбасына бүген 8 әр рулон печән тутырып ташыйбыз. Ә элек аны 2 "КамАЗ" машинасы кайтара иде,-дип Илмаз Закиров башкарган эшләре, алда торган бурычлары белән таныштырды.
Шиланка авылы янәшәсендәге "Логос" хуҗалыгының азык утарында семинарда катнашучылар озак тукталды. Биредә инде 2 бинага рулонланган печәнне шыплап тутырганнар. Янәшәдә генә базга сенаж салалар.
-Яшел массаны нәкъ менә биредәге кебек махсус консервантлар кушып салырга, аны тәүлек буена тыгызлап таптатырга кирәк. Сөт кислоталары бактерияләре белән баетылган сенаж бозылмый. Һәм азыктан хуш исләр генә бөркелеп тора. Мондый азык күгәрми дә, череми дә, озак саклана,-дип авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов һәр хуҗалыкка консервантлар кайтарырга кирәклеген әйтте. Аның өчен борчылып әллә кайларга барып йөрисе дә юк. "Россельхозцентр"ның район бүлегенә заявка бирсәң, үзләре кайтарып тапшыралар.
Хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү белән бергә парга калдырылган җирләрне үзвакытында эшкәртүне дә сузарга ярамый. Юл уңаена без логослыларның эш алымнарын карап, тупланган уңай тәҗрибәне һичшиксез кулланырга кирәклегенә инанып кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зеленая жатва

2
X