Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Коллектив белән бер сулышта

Каз.Чаллы авылы янәшәсендәге дуңгызчылык комплексы хезмәткәрләре бу елны күркәм хезмәт күрсәткечләре белән тәмамлый. Коллективның әлеге уңышында күп еллардан бирле биредә хезмәт куючы терлекчеләр Нина Павлова белән Елизавета Макарованың да өлешләре күләмле. Алар күп еллардан бирле терлекчелектә хезмәт куялар. Һәркайсы кече яшьтән үк әти-әниләренә булышып эшкә өйрәнеп үскән. Нина, мәктәпне тәмамлагач...

Каз.Чаллы авылы янәшәсендәге дуңгызчылык комплексы хезмәткәрләре бу елны күркәм хезмәт күрсәткечләре белән тәмамлый.
Коллективның әлеге уңышында күп еллардан бирле биредә хезмәт куючы терлекчеләр Нина Павлова белән Елизавета Макарованың да өлешләре күләмле. Алар күп еллардан бирле терлекчелектә хезмәт куялар. Һәркайсы кече яшьтән үк әти-әниләренә булышып эшкә өйрәнеп үскән. Нина, мәктәпне тәмамлагач ук фермага эшкә килгән. Шулай итеп ул 35 ел сыер сауган. Ә инде Каз.Чаллы авылында дуңгызчылык комплексы ачылгач, икесен дә бирегә эшкә чакырып алганнар.
-Үстерү төркемендә бүген алар икесенә 800 баш дуңгыз карыйлар. Ашату, тәрбияләүдә технологик таләпләрне дөрес, төгәл итеп үтиләр, шуңа уңышлары да сөенечле. Һәр айда югары артым алалар,-ди җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Садыйков.
Әле цехта үз эшләрен вакытында, җиренә җиткереп башкарудан тыш алар монда өстәмә рәвештә тегермәнче хезмәтен дә башкаралар икән. Шулай итеп коллектив сулышына кушылып хезмәт куялар.
уңган терлекчеләр Нина Павлова белән Елизавета Макарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев