Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Киләчәге матур, өметле

Котлы Бөкәш зонасында күп кенә авыл җирләрен "Кулон" агрофирмасы үз канаты астына алгач бик күпләр сөенеп, җиңел сулап куйдылар.

Шулай булмыйча, пай җирләре документларын сандыкта саклап яткыру берәүгә дә файдага түгел бит. Ә биредә исә якташыбыз Альберт Фәхретдинов җитәкләгән агрофирма бүген 10 мең гектарга якын җир эшкәртеп иген үстерә. Авыл эшчәннәре дә аннан канәгать. Чөнки инвестор пай җирләре өчен салымны да түли, хуҗаларын терлек азыгы белән дә тәэмин итә. Барыннан да бигрәк аңа Биектау авыл җирлеге биләмәсендә яшәүчеләр сөенә. Чөнки бик күп хезмәт сөючән халыкны тотрыклы эш урыны белән тәэмин итә ул. Әлеге хуҗалыкка барып чыккач аның баш агрономы Юныс Гыйльманов безгә үзләренең ел дәвамында башкарган эш гамәлләре турында сөйләде. Аның йөзендә канәгатьләнү хисләре чагылуын күргәч, көн кадагындагы эшләре, киләчәккә планнары турында да сорашмый булдыра алмадым.
-Хуҗалыгыбыз елның-елында үсә, киңәя. Бүгенгесе көнне без үз кул астыбызда булган җирләрнең һәр гектарын җентекләп эшкәртәбез. 2 мең гектардан артык мәйданда киләсе ел уңышына нигез салынды. 6 мең гектарга якыны югары технология нигезендә сукаланды. Киләчәккә уй-планнарыбыз да зурдан. Үз төбәгебездә һәм күрше-тирә авыл кешеләрен тотрыклы эш урыны белән тәэмин итү максатыннан 500 баш савым сыерына исәпләнгән комплекс төзергә исәп итәбез. Елның-елында игенчелектән югары уңыш алганлыктан, аны саклау турында да уйлап, ашлык саклагыч элеваторның куәтен арттырырга планлаштырабыз. Иң сөендергәне, агрофирмада эшләүче хезмәткәрләргә кадер-хөрмәт зур. Элеккеге еллардагы кебек иске тракторларны төзәтеп, сафка бастырып эшләтү дигән нәрсә инде онытылып бара. Һәр елны машина-трактор паркы яңартыла,-ди ул хуҗалыктагы хәлләрне анализлап. Нәкъ шул вакыт үз тракторы янында ремонт эшләре белән мәшгуль хезмәт алдынгысы Рәис Фәхретдинов белән дә таныштырды. Бу егет үз эшен һәрвакыт зур төгәллек, пөхтәлек белән башкара. Аңа нинди генә эш тапшырсаң да, аны һәрчак сыйфатлы итеп үти,-ди ул.
Әлеге хезмәт сөючән механизатор Яңа Сала авылында туып үскән. Әтисе Котдус ага гомере буена терлекчелекне үз иткән, атлар караган. Әнисе Гамбәрия апа исә балалары күңелендә авыл хуҗалыгы хезмәтенә мәхәббәт хисләре тәрбияли алган. Шуңа Рәис һәрбер авыл җирендә үскән малай кебек кечкенәдән хуҗалык эшләрендә катнашып үскән. Мәктәптә укыган елларында техника белән кызыксынган. Җәйге каникул вакытында да комбайнчы ярдәмчесе булып йөрүе аның бу уй-хисләрен тагын да ныгыткан. Техника белән кызыксынуы аны Шомбыт урта мәктәбен тәмамлагач район үзәгендәге һөнәри уку йортына алып килә дә инде. Барлык техника, агрегатларны яратып, зур активлык белән өйрәнә ул. Ә инде укуны тәмамлап кайткач, егетнең нәрсәгә сәләтле булуын сынап карау нияте белән совхозда аңа ДТ-75 тракторын тапшыралар. Егет күңелен биреп тырышып эшли. Тик хезмәттәшләре белән бергәләшеп уңыш бәйрәмен генә билгеләп үтәргә өлгерә алмый, хәрби хезмәткә чакыралар үзен. Ерак Красноярский шәһәрендә гражданлык бурычын үтәп кайткач, ул кабат җиң сызганып эшкә алына. Бу юлы аны комбайнга утырталар. Менә шуннан башлана инде егетнең киеренке хезмәт юлы. Яз башыннан трактор белән кыр эшләрендә җир эшкәртүдә, чәчүдә актив катнаша ул. Менә шулай бар күңелен биреп тырышып йөри торгач 30 елдан артык вакыт үтеп тә киткән. Ул эшләгән коллектив, авыллар үсеш, яңарыш кичерә. Һәр авылга яхшы асфальт юл кергән, йортларга су, газ тоташтырылган. Авыл халкы да бүген шәһәрдәгеләрдән ким яшәми. Ә хуҗалыктагы берсеннән-берсе яңа техникалар турында әйтәсе дә юк. Элеккеге игенчеләрнең мөгаен, мондый машиналар хыялларында да булмагандыр. Тотрыклы эш урыны, яхшы техника булгач, яшьләр дә бик теләп авылда эшкә кала. Улы Рәсүл дә әтисе хезмәтен дәвам иттереп, елның-елында комбайнда зур уңышларга ирешә. Ә кызы Рухия исә төбәк кешеләрен генә түгел, күрше-тирәдәге дистәдән артык авыл халкына хуш исле тәмле ипиләр пешерә. Хезмәт алдынгысы Рәис Фәхретдинов тормыш иптәше Наҗия белән үз авылларында гына түгел, район кешеләренә дә үрнәк булырлык тәртипле, тырыш, хезмәт сөючән балалар тәрбияләп үстерә алганнар. Тормышыннан да, хезмәтеннән дә канәгать ул.
Рәсемдә: Рәис Фәхретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев