Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Карашлар төрле булмасын иде

Районыбыз хуҗалыклары фермаларында язгы чорда санитар тәртип булдыру, сөт җитештерүне киметмәү максатында урыннарда нинди чаралар күрелә?-дигән сорауга җавап табу ниятеннән, авыл хуҗалыгы идарәсенең баш белгечләрләре Рафаэль Мөхәммәтшин һәм Вәкил Хаҗиев белән рейдка юл тоттык. Иң элек, сөт җитештерү буенча танылган "Масловский" хуҗалыгы фермасына килдек. Капкадан эчкә үтеп килгәч тә, инде...

Районыбыз хуҗалыклары фермаларында язгы чорда санитар тәртип булдыру, сөт җитештерүне киметмәү максатында урыннарда нинди чаралар күрелә?-дигән сорауга җавап табу ниятеннән, авыл хуҗалыгы идарәсенең баш белгечләрләре Рафаэль Мөхәммәтшин һәм Вәкил Хаҗиев белән рейдка юл тоттык.
Иң элек, сөт җитештерү буенча танылган "Масловский" хуҗалыгы фермасына килдек. Капкадан эчкә үтеп килгәч тә, инде күп урында яшәреп килүче үләннәрнең күзгә ташлануы терлекчеләрнең ферма биләмәсен чистарту, тәртипкә китерүне күптән башлаганлыкларын күрсәтә. Сыер утарында да тулы тәртип, маллар алдына саламны җитәрлек күләмдә ташып куйганнар. Без килгәндә хуҗалык механизаторы Петр Кибяков "Деловаль" җайланмасында тормыш иптәше Ольга белән азыкны терлекләр алдына таратып чыгып киләләр иде.
-Малларны карау, ашату технологияләрен бозуга без бервакытта да юл куймыйбыз. Шуңа сыерларның продуктлылыгы да югары. Сөтне узган елдагыдан күбрәк савабыз,-ди Иван Младшин.
Бүген хәзерләүчеләргә өч тонна продукция озаталар алар. Ә менә "Кама Агро" хуҗалыгының Олы Елга терлекчелек комплексында әлегә санитар чистарту эшенә керешмәгәннәр. Терлекләрне инде күптән утарга чыгарганнар, аларны ашату да начар түгел. Әмма бер сыердан уртача сөт саву узган елдагыдан ким.
Бер үк шартларда эшләсәләр дә, әлеге хуҗалыкның Казаклар авылы фермасында тәртип, чисталык күзгә ташлана. Ферма мөдире Миннегөл Сәлахованы да без бина тирәсен тырмалап йөргән вакытында туры китердек. Ферма җитәкчесе безне хезмәт сөючән тырыш терлекчеләре белән таныштырды. Күп еллардан бирле сыер савучы булып эшләүче Әсвирә Миннебаева, Гөлсинә Ибраһимова, Асия Вәлиуллина, Рәйсә Кәримоваларны бүген район күләмендә күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин булуын әйтте. Үз эшләрен күңел биреп башкарулары нәтиҗәсендә алар бүген һәр сыердан уртача 11-12 килограмм сөт савалар икән. Соңгы елларда фермада авыру сыерларны бетерү белән ныгытып шөгыльләнгәннәр.Тик көтүне яңарту буенча әлегә эшне активлаштырасы бар. Дөрес, быел сыерларның массалы бозаулаулары да уңышлы тәмамланып килә. Узган айда 83 бозау алганнар. Аларны үсеше, сакланышы да яхшы. Җәй айларында ферма мөдире безгә, яшь таналар аерып алып үстерүгә күбрәк игътибар бирергә уйлауларын әйтте. Кыскасы, Казаклар фермасы эшчәннәренең киләчәккә уй-планнары матур. Аларга җитәкчеләрнең булышуы гына кирәк.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X