Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Камалылар керештеләр

Районыбызда "Кама" агрофирмасы игенчеләре беренчеләрдән булып күпьеллык үләне тукландыруга керештеләр.

Без шимбә көнне хуҗалыкның Саескан Тавы авылы юнәлешендә урнашкан олы автомобиль трассасының сул ягындагы күпьеллык үлән участогына килгәндә, механизаторлар мәш килеп ашлама сиптерү агрегатына аммиак селитрасы тутыра иделәр. Бер заправкага ул 350 килограмм ашлама ала. Ул ике әйләнешкә җитә. Хуҗалыкның баш агрономы Газиз Хановның әйтүенә караганда, бу "Роса" агрегаты тәүлегенә 300 гектарда эш башкара икән. Алар агрегатны алдан ук технологик норматив нигезендә эшләргә көйләгәннәр. Баш белгеч янәшәсендә быел кырда мөстәкыйль рәвештә беренче язын каршылаучы яшь агроном Алмаз Җәләлов белән дә таныштык. Ул хуҗалык эшләре, алда торган бурычлар, технологиянең үтәлешен контрольдә тотачак икән. Егет агрегатның эшләү тәртибеннән канәгать булуын белдерде. Агрегат белән исә әтиле-уллы Ренат һәм Ришат Ихсановлар идарә итә. Егетләрнең эшчәнлеге хуҗалык җитәкчесе Камил Садыйковның да күңеленә хуш килде.
-Механизаторларыбыз булдыралар. Әлегә эштә бер минутка да тоткарлык булганы юк. Елның-елында кыр эшләрендә актив катнашучы уңган тракторчыбыз Фәйзенур Шакиров ашламаны үзвакытында китереп җиткерә,-ди ул.
Бу агрегат башкарасы эшләр дә шактый күп быел. Ял көннәрендә күпьеллык үләнне тукландыруны тәмамлагач, 1650 гектар мәйданны биләгән көзге арыш кырына керешәчәк икән. Кыскасы, игенчеләр өчен кызу эш көннәре уңышлы башланып китте. Камалылар быел да мул иген уңышы үстереп алу һәм күп итеп терлекчелек продуктлары җитештерүне төп максат итеп куйганнар. Хуҗалык быел 6 мең гектардан артык мәйданда сабан культуралары чәчәргә планлаштыра. Барлык техника, агрегатлар инде күптәннән әзерлек сызыгына куелган. Кайсы участокта нинди агрегатның эшлиячәге дә билгеле. Иң куанычлысы шул, механизаторларның да олы эшкә күңел күтәренкелеге белән әзер булуда. Ә бүген исә аларга: "Хәерле юл, игенче!- диясе генә кала.

Рәсемдә: "Роса" агрегатына ашлама тутыру вакыты; механизатор Фәйзенур Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев