Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Исламны Балык бистәсенең иң оста тимерчесе дияргә мөмкин

Элек ел әйләнәсе диярлек авыл өстендә тимерчелектән чыккан тимер чыңы яңгырап тора иде. Заманалар үзгәреше монда да үз кануннарын кертте. Тимерче һөнәре дә искерә, алар инде авылларда да бармак белән санарлык кына калып бара. "Кама-Агро" хуҗалыгы машина-трактор паркында җитәкчеләре тимерче Ислам Абдуллин хакында җылы сүзләр әйткәч ирексездән шунда сугылырга булдык....

Элек ел әйләнәсе диярлек авыл өстендә тимерчелектән чыккан тимер чыңы яңгырап тора иде.
Заманалар үзгәреше монда да үз кануннарын кертте. Тимерче һөнәре дә искерә, алар инде авылларда да бармак белән санарлык кына калып бара.
"Кама-Агро" хуҗалыгы машина-трактор паркында җитәкчеләре тимерче Ислам Абдуллин хакында җылы сүзләр әйткәч ирексездән шунда сугылырга булдык. Ике дистә елга якын инде тимерче булып эшли икән. Чәчүгә әзерлектә дә күп эш аның өлешенә туры килә. Авыл кешеләре элеккеге еллардагы кебек чалгы суктырырга килеп борчымасалар да, эштән бушамый ул. Үз вакытында абыйсы Исмәгыйльдән бу авыр хезмәт серләренә өйрәнеп калган. Беренче эш көннәрен бүгенгедәй яхшы хәтерли Ислам. Үзе өчен шактый катлаулы саналган эшне башлаганда авылның элеккеге тимерчесе Кашафетдин Закировка мөрәҗәгать итә торган булган ул. Үз хезмәтен дәвам итәргә теләгән егеткә ул бик теләп булышкан. Исламны бүген районның иң яхшы тимерчесе дип атарга мөмкин. Бу көннәрдә ул язгы кыр эшләрендә катнашкан ике йөздән артык тырманы көйләү белән мәшгуль. Көзге чәчүгә кадәр төзекләндерергә кирәклеген яхшы аңлый. Моннан тыш та әле хуҗалыктагы көндәлек эшләре читтән ашкан аның.
Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X