Ипигә бәяләр күтәрелмәсен өчен Татарстан региональ фондтан файдаланачак
Яңа елдан Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы 110 икмәк пешерү предприятиесенә региналь фондтан он җибәрә башлаячак.
Рәсми чыганакларга караганда, декабрьдә ипи бәясе 5-6 процентка күтәрелгән. Министрлык киләсе елда шушы бәяләрне тотрыклы тотуны максат итеп куйган хәлдә, менә шундый адымга барды. Әлеге рәсми вәгьдә киләсе яңа уңышны җыеп алганчы сүздә һәм гамәлдә калачагына ышандыра алар.Тик шунысын да онытмыйк, әле бит моннан тыш башка факторлар да баштан ашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев