Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Инсаф язгы бәйгегә әзер

"Кулон-Агро" районыбызда бүген иң эре хуҗалыклардан исәпләнә. Аның җир мәйданы да елдан-ел арта. Иң куанычлысы, элеккеге еллардагы кебек быел да кулонлылар язгы кыр эшләренә зур хәстәрлек белән киләләр. Биредә инде кыр эшләрендә катнашырга әзер булган агрегатларны тигез сафка тезгәннәр. Бүген һәр механизатор үз тракторын төзәтә. Кайберәүләр инде аны ремонтлап чыгарга...

"Кулон-Агро" районыбызда бүген иң эре хуҗалыклардан исәпләнә. Аның җир мәйданы да елдан-ел арта.
Иң куанычлысы, элеккеге еллардагы кебек быел да кулонлылар язгы кыр эшләренә зур хәстәрлек белән киләләр. Биредә инде кыр эшләрендә катнашырга әзер булган агрегатларны тигез сафка тезгәннәр. Бүген һәр механизатор үз тракторын төзәтә. Кайберәүләр инде аны ремонтлап чыгарга да өлгергән. Бу эшне җайлы башкаручыларның берсе белән безне баш агроном Юныс Гыйльманов таныштырды.
-Уңган егетебез Инсаф Шәрифуллин быел үзенең ышанычлы, төпле механизатор булуын кыш барышында да раслады. Көзге кыр эшләре тәмамлану белән аңа авыл эчләрен, производство участокларын кардан чистарту эше йөкләнгән иде. Үз хезмәтен белеп, төгәл башкаруы белән олы сынауны быел уңышлы үтте ул. Авыл кешеләре дә, җитәкчеләре дә аннан канәгать,- ди баш белгеч.
Биектау авылыннан килеп эшләүче бу егет кыр эшләрендә актив катнашып зур тәҗрибә туплаган инде. Эштә быел да сынатмаска исәбе. Хезмәттәше Илгиз Әхмәтҗанов белән иңгә-иң эшлиләр.
Быелгы кыр эшләрендә хуҗалыкта 16 тракторның катнашуы көтелә. Кыр эшләре вакытында механизаторларны матди кызыксындыру чаралары каралган. Игенче-механизаторларның хезмәт хакы да елдан-ел артып бара, вакытында бирелеп барыла. Хуҗалыкта күңел биреп эшләүчеләрне кирәкле авыл хуҗалыгы продуктлары, терлек азыгы белән тәэмин итүдә дә тоткарлыклар юк. Әнә шуңа механизаторлар да үз эшләренә күңел биреп, соңгы нәтиҗәләр өчен тырышып йөриләр.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев