Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Иңнәрендә олы җаваплылык аның

"Логос" хуҗалыгы механизаторлары быелгы язгы кыр эшләренә яхшы әзерлек белән киләләр. Ә менә техниканың берөзлексез эшләүләрен тәэмин итүдә ГАЗ-53 автомашинасы белән ягулык ташучы Фердинанд Мөхәммәтшин зур хезмәт куя.

Аның беренче мәртәбә автомашина руле артына утыруына да 35 елдан артык вакыт үтеп киткән. Районыбыызның Кече Әшнәк авылында туып үскән бу егет армия хезмәтеннән кайткач, күп еллар дәвамында район "Сельхозтехника" берләшмәсендә эшли. Хуҗалыкларга чыгып техник хезмәт күрсәтү эшен башкара. Соңгы дистә елдан артык вакытын ул әлеге хуҗалыкта дәвам иттерә. Әйтергә кирәк, җитәкчеләре аның турында һәрвакыт яхшы фикердә. Үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкара, автомашинасы да һәрвакыт рейска чыгарга әзер. Ел дәвамында ул чәчүдә катнашучы тракторларны, ә урып-җыю чорында "Кыр корабларын" ягулык белән тәэмин итә. Быелгы кыр эшләренә дә егет зур хәстәрлек күргән. Бу көннәрдә дә аның эше киеренке. Ягулык-майлау материаллары запасын тулыландыру өчен тырыша ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев