Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Иңнәрендә җаваплы йөк

"Масловский" акционерлык җәмгыяте игенчеләре елның-елында бөртеклеләрнең һәр гектарыннан югары уңыш алуга ирешәләр. Монда аңа җирне тиешенчә күләмдә ашлау хисабына гына түгел, агротехник таләпләрне төгәл үтәү нәтиҗәсендә ирешелә. Шуңа ел әйләнәсе туфракны өстән генә эшкәртмичә тирән итеп сукалауны гадәткә керткәннәр. Көзге кыр эшләре тәмамлангач чит илдә эшләнгән "ДжонДИР" тракторы белән туңга...

"Масловский" акционерлык җәмгыяте игенчеләре елның-елында бөртеклеләрнең һәр гектарыннан югары уңыш алуга ирешәләр. Монда аңа җирне тиешенчә күләмдә ашлау хисабына гына түгел, агротехник таләпләрне төгәл үтәү нәтиҗәсендә ирешелә. Шуңа ел әйләнәсе туфракны өстән генә эшкәртмичә тирән итеп сукалауны гадәткә керткәннәр. Көзге кыр эшләре тәмамлангач чит илдә эшләнгән "ДжонДИР" тракторы белән туңга сөрүне башлап җибәрәләр. Быел да бу эшне хуҗалыкның мактаулы тракторчысы Марат Вәлиев башкара. Дөресен әйтергә кирәк, нәкъ кызу эш вакытында чит ил тракторының бер узелы сафтан чыкканлыктан аны читтән кайтарып урнаштыру күп вакытны алган. Шуңа без килгәндә Марат тракторын сафка бастырып яңа гына эшкә керешкән иде. Эшләр көйле барса туңга сөрүне артык озакка сузмаска аның исәбе. Көненә 25-30 ар гектар эш башкара ул. Бу тәҗрибәле механизатор кызу эш вакытының һәр минутыннан оста файдалана. Белгечләр тарафыннан да зур ышаныч күрсәтелә аңа. Яз-көз айларында ул чит ил тракторы белән туфрак эшкәртсә, җәй башыннан "Магдон" комбайнында яшел масса чаптыра, аннары игеннәрне теземнәргә салуда актив катнаша. Быелгы туңга сөрүдә дә ул нәтиҗәле эшли. Шуңа аңа тирә-юньдә тиңнәр юк.
Марат Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев