Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Игеннәр матур хәлдә

Халкыбызның яраткан бәйрәме алдыннан быел да хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашындагы комиссия чәчүлекләрнең торышын тикшереп чыктылар.

Дон-Урай авылы янәшәсендәге Илмир Габдриевның фермерлык хуҗалыгы быел люцернаның яңа "Айсулу" сортын 60 гектар мәйданга чәчкән. Ул куе булып үсеп килә. Юлның икенче ягында арпаның "Раушан" сорты да матур үсеш алган. Быел алар 370 гектар мәйданда бөртекле культуралар чәчкәннәр. Комиссия юл уңаенда чәчүлекләрне генә түгел, пар җирләренең торышына да игътибар итте. Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев та аларны ныклап торып эшкәртергә кирәклеген искәртте: «Бүген районда бер гектар да эшкәртелмичә калган җир булмаска тиеш»,-диде ул.
Урахча авылы юнәлешендә дә без "Ильман", "Урахча" хуҗалыкларының тигез, куе булып үскән игеннәрен карап үттек. Комиссия Урахча авылына җитәрәк "Кызыл Шәрыкъ" җәмгыятенең көнбагыш чәчелгән участогында озаклап тукталды. Быел ул районыбызда 1100 гектар мәйданны билиячәк. Чүп үләннәр һәм корткыч бөҗәкләргә каршы үзвакытында эшкәртелгәнгә, барысы да матур булып күтәрелеп килә. Күгәрчен авылы янәшәсендәге "Кулон" агрофирмасының бодай җирендә дә нәкъ шундый ук хәл. Аларның бүген 7000 гектардан артык чәчүлек җирләре бар. Киләчәкләре дә өметле. 11 яңа трактор, 7 комбайн кайтарганнар.
Районыбыз чигендә урнашкан "Аяз-Ойл" хуҗалыгы да матур уй-теләкләр белән яши. Барлык җирләр дә тирә-юньгә ямь биреп куе, тигез булып үсеш алган. Хуҗалык эшчәннәре күпьеллык үләнне теземнәргә сала башлаган инде. Ул монда 210 гектар мәйданны били. Шулай ук "КамАЗ" юлы буенда "Азык-төлек корпорациясе" басулары да күпләрне сокландырырлык. Хуҗалык 9000 гектардан артык җир эшкәртә. Яңа Арыш авылы өстендә зур оешканлык белән мәш килеп печән әзерлиләр. Алар яныннан үтеп без Иске Арыш авылы кырларын карап "КамАЗ" юлы буендагы 154 гектарлы борчак кырына тукталдык. Бу-җиргә ятмый торган яңа "Винец" сорты икән. Монда аны 1850 гектарда үстерәләр.
-Соңгы вакытларда күп хезмәт сорый дип борчак игүдән тартындык. Бик кирәкле культура. Азык-төлек базарында аңа сорау бервакытта да кимеми,-дип район башлыгы киләчәктә аны күпләп игәргә кирәклеген белдерде. Олы юлның икенче ягында "Фаворит" җәмгыяте кырлары да күз явын алырлык булып үсеп килә. Басу читендә терлек азыгы хәзерләүдә катнашасы техникалар тезелгән.
"Солтан" агрофирмасының бәрәңге игү буенча специальләшүе куанычлы хәл. Күзәтүләрдән күренгәнчә, соңгы вакытларда "Логос" җәмгыяте дә җир белән ныклап торып эшли башлады. Аларның арпа, рапс җирләренең чисталыгын күреп күпләр хәйран калдылар.
Озак еллар дәвамында хуҗалыкларга өлге булган "Зюзино" ярдәмче хуҗалыгы белән масловкалылар быел да бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 50 шәр центнер уңыш алырга исәп итәләр.Чиста, куе, тигез булып күтәрелгән игеннәр шуңа ишарәли. "Кама" агрофирмасының да киләчәге өметле. Барлык чәчүлек җирләре дә матур. Алар инде Саескан Тавы авылы юнәлешендә бердәм төстә "яшел урак"ка да керешкәннәр.
Күргәннәрдән чыгып, һәркемнең фикерен искә алып нәтиҗәләр ясалды. Шулай итеп игеннәрнең торышы буенча беренчелекне логослыларга бирделәр. Икенче-өченче урыннарга "Азык-төлек корпорациясе" белән "Кулон" агрофирмасы лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: проверка полей