Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Иген уңышы: авыл язмышы алардан да тора

"Кама-агро" хуҗалыгының алдынгы комбайнчысы Әлфәт Шәйхетдинов турында бик күп мактау сүзләре ишеттем.

Ул да уңышлары хакында җәелеп сөйләргә яратмый. "Күп еллар дәвамында иңгә-иң торып эшләүче хезмәттәшләрем Зиннур Сибгатуллин, Сәмигулла Нәбиуллин, Илһам Сабиров, Исмагыйл Садыйков белән бертигез дәрәҗәдә эшлибез, алардан да уздырып булмый инде", - дип тынак кына үзе белән таныштырды ул. Комбайнчы хезмәтен сайлавында мәктәптә укыган елларда хуҗалыкның алдынгы игенчесе Миңнулла Галиуллин янында ярдәмче булып йөрүенең йогынтысы зур булганлыгын искәртте. Остазы аны "Нива" комбайнында эш күнекмәләренә өйрәткән. Бәлки әнә шуңададыр ул кулына аттестат белән бергә тракторчы таныклыгы алып чыккач авылда эшкә калган. Иң элек егет тракторда эшләгән. Аннан егетне комбайнга эшкә чакырганнар. Техниканы карап, саклап йөрткәнгә хуҗалыкка яңа "Дон" комбайны кайткач, аны Әлфәткә бирәләр. Егет аның белән 13 ел эшли аннан ул заманча яңа "Акрос" комбайнына утыра. Монда инде ул үз янәшәсенә ярдәмче итеп улы Алмазны ала. Менә җиде ел инде алар бер-берсеннән аерылмыйча, ашлык фронтында мул уңыш өчен көрәшәләр. Һәр елда эш күрсәткечләре буенча сынатмый алар. Быелгы урып-җыю эшләрен дә аларның экипажы беренчеләрдән булып башлап җибәрде.

Уңган игенченең кыш айларында да эше җаваплы. Ул трактор белән ферма терлекләренә азык тарата. Кыскасы Әлфәт ел әйләнәсе җаваплы эштә. Ни әйтсәңдә авыл язмышы, кырлар сулышы, иген уңышы алардан да тора.

Фото с yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X