Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хуш киләсең яңа уңыш!

Дүшәмбе көнне кич белән район икмәк кабул итү предприятиесенә яңа уңыш ашлыгын китерделәр. Бу эштә быел да "Кама" агрофирмасы игенчеләре өлгерлек күрсәтте.

Икмәк кабул итү предприятиесе каршында җыелып торган эшче-хезмәткәрләр арасында берәү кинәт кенә: киләләр, дигән сөенечле аваз алды. Шулай елның-елында кабатланса да, быел ул беркадәр үзгәрәк тоелды. Предприятие каршысындагы китерелгән ашлыкның сыйфатын тикшерү лабораториясе дә быел заманча итеп җиһазланган. Лаборатория бүлеге башлыгы Татьяна Каргина озак көттермичә генә яңа ашлыкның нормативка туры килүен белдерде. Китерелгән арышның дымлылыгы 18,5 процент. Аның чүплелеге дә әллә ни зур түгел. Шуннан соң район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов: "Урының түрдә булсын яңа уңыш ашлыгы",-дип автопоезд белән беренче икмәк китергән "КамАЗ"чы Хәмзә Сәфәровка истәлекле бүләк тапшырып, киеренке урып-җыю чорында олы хезмәт уңышлары теләде. Икенче булып икмәк алып килгән автотранспортчы Илһам Гыймаев та бүләксез калмады. Аңа аны ашлык кабул итү предприятиесенең участок башлыгы Илнар Сафин тапшырды. Камалылар ничек шулай елның-елында эштә лидерлык итәләр соң, дигән сорауга агрофирма җитәкчесе Камил Садыйковтан түбәндәге җавап ишеттем.
-Берничә ел инде без язгы чәчү вакытында барлык технологик таләпләрне дә төгәл үтәргә тырышабыз. Яз башыннан җирдә дымның күп булуы һәм тиешенчә ашлама кертелүе, чәчүне кыска вакыт эчендә үткәрү дә бик ярап куйды. Беренче булып суктырып алынган арышның һәр гектарыннан 20 шәр центнер уңыш чыкты. Урып-җыю эшләрен без төн уртасына кадәр алып барырга уйлыйбыз. Комбайнчыларыбызның барысы да үз эшләренең чын осталары,-ди ул.
Бу көнне бирегә әлеге хуҗалык уңганнары 150 тонна арыш китерде. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәктер, ашлык кабул итү предприятиесе эшчәннәре дә яңа сезонга зур хәзерлек чаралары күргәннәр. Складлар һәм барлык төр машиналар төзекләндерелгән, ремонт эшләренә предприятие быел 3,5 миллион сум акча сарыф иткән. Ике ашлык киптерү агрегаты да тулы хәзерлек хәленә китерелгән. Шушы көннәрдә ул яңа уңыш ашлыгын киптерүгә керешәчәк.
-Предприятиебез быел 27 мең тонна икмәк кабул итеп урнаштыра алачак. Китерсеннәр генә, без аны бер тоткарлыксыз кабул итәчәкбез,-ди җитәкчеләре Рафаэль Сафин.
"Кама" агрофирмасы эшчәннәренең аяклары җиңел булсын иде. Яңа уңыш ашлыгын югалтуларсыз һәм соңга калмыйча җыеп урнаштыру предприятие эшчәннәре алдында торган төп бурыч. Тикмәгә генә халык та бит: "Кырдагысы түгел-амбардагысы икмәк",-дип әйтми.

Рәсемдә: алдынгы «КамАЗ»чы Хәмзә Сәфәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев