Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хуҗалыкларда сөт җитештерү, күләмен арттыру һәм сыйфатын күтәрү буенча нәтиҗәле эшлиләр

Хәзер бик күпләр элек күнегелгән ысуллар белән эшләүдән читләшеп, сыйфатлы продукция җитештерүгә йөз тоталар.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге башлыгы Вәкил Хаҗиев та бу уңайдан үз фикерләре белән уртаклашты.
-Хуҗалык сыерларында хәзер мастит, лейкоз белән чирләүчеләр сирәгрәк күренә башлады. Андый малларны ит комбинатына озатып, күп хуҗалыклар алар урынына яхшы нәселле таналар кайтара башладылар,-ди ул.
"Кама-Агро" хуҗалыгында, мәсәлән, кан авырулы сыерларның баш санын бетерү буенча махсус сәламәтләндерү программасын кабул иткәннәр. Әлеге хуҗалыкның Казаклар фермасында быел 200 баш таналар төркеме тупланган. Бу көннәрдә инде аларның күбесе бозаулый башлаганнар. Гомумән хуҗалыкта сөт җитештерү күләмен арттыру һәм сыйфатын күтәрү буенча нәтиҗәле эшлиләр. Терлекчелек буенча баш белгеч Минсур Әхмәтов кыш айларында малларны баланслы ашатуга зур игътибар бирүләре хакында сөйләде.
Идрис Аметов.
Бу язманы газетадан укый аласыз.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев