Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хезмәт тәме нәтиҗәләрендә

Котлы Бөкәш авылы янәшәсендәге Бирдебәк терлекчелек фермасы коллективы соңгы вакытларда районда күркәм күрсәткечләре белән мактала. Кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Раил Бариев кул астындагы бу хуҗалык байтак кына гаиләләрнең киләчәк тормышларында матур өмет чаткылары биргән. Чөнки кайсы хезмәткәр белән әңгәмә корсаң да алар беравыздан диярлек тотрыклы эш урыны булуына, хезмәт хакын үзвакытында...

Котлы Бөкәш авылы янәшәсендәге Бирдебәк терлекчелек фермасы коллективы соңгы вакытларда районда күркәм күрсәткечләре белән мактала.
Кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Раил Бариев кул астындагы бу хуҗалык байтак кына гаиләләрнең киләчәк тормышларында матур өмет чаткылары биргән. Чөнки кайсы хезмәткәр белән әңгәмә корсаң да алар беравыздан диярлек тотрыклы эш урыны булуына, хезмәт хакын үзвакытында алулары сөенечләре белән уртаклаштылар. Моннан тыш әле күптән түгел генә Алабуга шәһәреннән кайткан Татьяна Егорова фермада эшләүче Владислав Алексеев белән гаилә корып җибәргәннәр. Ә яшь гаиләгә хуҗалык менә дигән торак йорт җиткезеп биргән. Мондый олы кайгыртучанлыкка җавап йөзеннән алар тагын да тырышыбрак эшләргә омтылалар. Ә монда хезмәт сөючән, яхшы коллектив тупланган. Владислав Алексеев белән Василий Антонов, мәсәлән, шактый җаваплы эш башкаралар. Ике айдан зуррак булган бозауларны савымчылардан кабул итеп үстерәләр. Терлекчеләрнең куйган нәтиҗәле хезмәтләре турында хуҗалык идарәчесе Ирек Вәлиуллин безгә шактый мактау сүзләре әйтте.
(Газетабызның 5 нче санында бу хакта тулырак укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев