Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хезмәт җимешләре–күкрәп торган иген кырлары...

"Масловка" хуҗалыгы районда гына түгел, республика күләмендә лидерлар сафында атлаучылардан. Ә уңыш юктан гына бар булганын һәркайсыбыз яхшы аңлый. Игенченең үз сүзе белән әйтсәк, бөртектән лаеклы уңыш алу өчен бер пот тоз ашарга кирәк.

Быел да масловкалылар һәр басудан, бөртеклеләрне, күпьеллык үләнме, мул уңыш көтәләр. Әнә шушы фотоларга гына күз салыйк, арыш кеше, "УАЗ" машинасы биеклеге, хуҗалыкның агрономы тасвирлаганча (ред.26 еллык агроном стажы бар, шуның 8 е шушы хуҗалыкта) мул уңышның нигезе шактый мөһим факторларга бәйләнгән.
-Сукага зур өстенлек бирәбез. Коры елларны да дым күбрәк саклана. Аннан килә, культивациясез чәчкәнебез юк. Иртә чәчүне дә үзмаксат итеп куйдык. Көзге культураларны аммиак селитрасы белән гектарын 1,5 центнер исәбеннән тулысынча тукландырдык, бодайны да ашлама белән чәчтек. Барлык басулар гербицид белән эшкәртелделәр. Башакларда бөртекләр барлыкка килә башлады, яңгыр кирәк, яңгыр. Яңгыры да булса 1250 гектарда бөртеклеләр, 780 гектарда күпьеллык үлән безне мул уңыш белән куандырырлар дип торабыз,-диде ул.
Басулар буйлап үтәбез. Ник бер генә чүп үләне булсын. Күкрәп торган иген кырларына карап: күз тимәсен!-диясе генә кала.
Редакциядән: бу сәгатьләрдә хуҗалык игенчеләре печәнгә төштеләр. 100 гектардан артык мәйданда күпьеллык үләнне ектылар инде. Газетабызның киләсе санында печән кырларыннан фоторепортажыбыз белән танышырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: масловский хуќалыгы агроном

2
X