Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хезмәт белән яуланган хөрмәт

"Логос" җәмгыяте игенчеләре быелгы язгы чәчүне районда беренчеләрдән булып башлап җибәргәннәр иде. Алар районда иң зур җир биләмәсенә хуҗа булсалар да кыр эшләрендә алдынгылыкны бирмиләр. Хуҗалыкның заманча эшләнгән өч чәчү комплексы тәүлек буена кырдан кайтып керми. Иң егәрлекле "Челенджер" тракторының чәчү комплексын орлык һәм минераль ашлама белән Илнар Кәримов һәм...

"Логос" җәмгыяте игенчеләре быелгы язгы чәчүне районда беренчеләрдән булып башлап җибәргәннәр иде.
Алар районда иң зур җир биләмәсенә хуҗа булсалар да кыр эшләрендә алдынгылыкны бирмиләр. Хуҗалыкның заманча эшләнгән өч чәчү комплексы тәүлек буена кырдан кайтып керми. Иң егәрлекле "Челенджер" тракторының чәчү комплексын орлык һәм минераль ашлама белән Илнар Кәримов һәм Геннадий Андреев тәэмин итеп торалар. Ә тутырылган орлык белән ашлама комплеска 20 гектар мәйданда бертекләрне җиргә иңдерергә җитә. Ерак кырларда эшләүче агрегатларга чәчүлек орлыкны шулай ук КамАЗчылар да ташый. Арада 30 елдан артык хезмәт тәҗрибәсе булган автомобильче Анатолий Кузнечиков быелгы кыр эшләрендә аеруча мактала. Эштә һәрвакыт зур өлгерлек күрсәтүе өчен коллективта да хөрмәтлиләр аны. Хуҗалык белгечләре: «ел әйләнәсе эштән бушамый», диләр аның турында. Кыш көннәрендә ул ашлама кайтаруда актив катнашкан. Хуҗалык иртә сабан культуралары чәчүне тәмамалады инде.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев