Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Халык ихтыяҗы арта бара

"Кама плюс" кулланучылар җәмгыятендә җитештерелгән казылыкка республикабыз сәүдә нокталарыннан бик күп заказлар кабул ителә. Шушы көннәрдә генә алар аны чит илгә озату өчен "Эдельвейс" сәүдә компаниясенә төяп җибәргәннәр.

Хәзерләүләр конторасы биләмәсендәге бер бинаның иркен, якты, чиста залында казылык эшләү цехы оештырылган. Биредә кулланучылар җәмгыятенең иң яхшы ике хезмәткәре бу катлаулы һәм четрекле эшне күңелләрен биреп, зур пөхтәлек белән башкаралар. Районыбызның Югары Тегермәнлек авылында туып үскән Гөлфия Галимова Казан кооператив техникумын тәмамлагач, җәмәгать туклануы предприятиесендә хезмәт куйган, тәҗрибәсен арттырган. Үз хезмәтен һәрчак яратып башкарганга, яшь белгечне яңа ачылган цехка билгеләгәннәр. Иң элек ул күрше Чувашстан республикасының казылык җитештерү предприятиеләренең берсендә күнекмә үткән, аны эшләү серләренә өйрәнгән. Шуңа алар казылык җитештерү өчен кирәкле барлык таләпләрне җирләренә җиткереп төгәл башкаралар. Аңа ихтыяҗ да елның-елында артып тора.
-Без казылык ясаганда технологик таләпләрне дөрес үтибез, зур төгәллек белән натураль тәмләткечләр кушабыз. Химик өстәмәләр бөтенләй кулланылмый,-ди Гөлфиянең хезмәттәше Сәрия Нуриәхмәтова. Алар белгечлекләре буенча икесе дә туклану продуктлары эшләү технологлары. Эштә бары тик натураль продуктлар гына кулланылганга халык соравы да зур аңа. Әле менә алар бу көннәрдә күрше республикалардан алынган заказны үтәү өчен тырышалар. Барлык кирәкле чимал, катнашмалар кул астында булган очракта сменага 150-160 килограмм казылык эшләп чыгарырга мөмкин икән. Алар хәзер декабрь аена кадәр һәм кабат февраль аеннан җәй башына чаклы казылык эшлиячәкләр. Җәй айларында көннәр бик җылытып җибәргәнлектән эшне туктатып торырга мәҗбүрләр. Узган ел яз айларында җитештерелгән продукция складларда озак тоткарланмаган, бик тиз алып бетергәннәр. Бүген үк инде күрше районнардан һәм шәһәр сәүдә нокталарыннан заказлар килә башлаган. Җитештерелгән продукциянең сыйфаты яхшы булгач, райондашларыбыздан да заказлар күп алына. Базар икътисады шулай инде ул. Эшләгән продукцияң яхшы сыйфатлы булгач, халык ихтыяҗы да кимеми.
казылык эшләү осталары Сәрия Нуриәхмәтова белән Гөлфия Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев