Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Әгъзам эштә гел алда

Районыбызда иң эре хуҗалыклардан исәпләнгән "Логос" җәмгыяте механизаторлары язгы кыр эшләрен уңышлы алып баралар.

Кыр эшләре башыннан хуҗалыкның алдынгы тракторчысы Әгъзам Хисмәтов лидерлык итә. Елның-елында ул кыр эшләрендә актив катнаша. Егет инде 7 ел "Джон-Дир" чит ил тракторы белән җир эшкәртә, чәчү чәчә.
Районыбызның Кече Укмас авылында туып үскән Әгъзам кече яшьтән үк өлкән тракторчылар янәшәсендә чуалырга ярата. Әтисе Рәшит абзый да еш кына аны автомашинасына утыртып кырларга алып чыга. Мәктәп яшеннән ул әнә шулай игенче хезмәте нечкәлекләрен күреп, танышып эш алымнарына төшенеп үсә. Шуңа Бәтке урта мәктәбен тәмамлагач кайбер иптәшләре кебек шәһәргә китмичә район үзәгендәге һөнәр училищесына юл тота. Анда укуын уңышлы тәмамлап кулына киң профильле механизатор таныклыгы алгач хуҗалыкта эшли. Аннары күмәк хуҗалыкларга алмашка килгән инвестор Евгений Лылов аны үзенә эшкә чакыра. Менә шул вакыттан бирле инде ул ел әйләнәсе диярлек кыр эшләрендә катнаша. Язын чәчү чәчсә, көзен комбайнга утырып ашлык суктыра.
-Коллективыбыз бердәм безнең. Эш кешесен яраталар, җитәкчебез төрле яклап ярдәм күрсәтә. Терлек азыгына да бервакытта да кытлык кичергәнебез булмады. Шуңа бүген абзар тутырып маллар асрыйбыз,-ди егет.
Көнозын кырда булганга, шәхси хуҗалыгында 10 баш мөгезле эре терлекне тәрбияләү күбрәк тормыш иптәше Гөлүсә белән 9 сыйныфта укучы улы Булат җилкәсенә төшә. Ә кече улы Дамир үзенә охшаган, җир кешесе булыр, мөгаен. Әтисе янәшәсендә чуалырга ярата ул. Мәктәптән кайтканда да юл уңаена басуда гөрләтеп эшләүче агрегатларны күзәтергә ярата.
Быелгы кыр эшләрендә Әгъзам комплекслы чәчү агрегатында эшли. "Джон-Дир" тракторында авылдашы Илдар Сәхипов белән тәүлек буена чәчүдә алар. Руль артында 12 сәгать берсе кырда эшләсә, аннары аның хезмәтен иптәше дәвам иттерә. Агрегат көйле эшләгәндә бу заманча техника белән алар 250 гектарда эш башкаралар. Әгъзам чәчүдә генә түгел, урып-җыюда да авылдашы белән заманча комбайнда хезмәт куялар. Бергә эшләгәч хезмәт хакын ничек бүлешәсез соң, дигән соравыма ул бераз көлемсерәп: «Авылдашлар бит, үпкәләшкәнебез юк әлегә. Булганны бүләргә ансат, диләр бит. Безнең дә эшләр көйле барганда күтәренке хезмәт хакы алабыз. Кыр эшләре чорында аена 30-40 мең сум чыга. Җитәкчеләребез тик торуга юл куймыйлар. Ягулыкны һәм кичке ашны эш урынына алып киләләр»-ди Әгъзам.
Логослылар әнә шулай язгы кыр эшләрен уңышлы төстә алып баралар. Зур бердәмлек, уртак тырышлык белән алар инде 2600 гектарда чәчү чәчтеләр. Ә быел биредә 9200 гектарда сабан культуралары чәчәргә исәп итәләр. Язгы кыр эшләрендә 3 чәчү комплексы катнаша. 1300 гектардан артык чәчү чәчеп Әгъзам Хисмәтов агрегаты алда бара. Хезмәттәшләре уңган тракторчылар Николай Афанасьев белән Алмаз Мирзин да эштә зур өлгерлек, активлык күрсәтәләр.

Рәсемдә: чәчү алдынгысы Әгъзам Хисмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев