Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Менә кузгалу бу ичмасам!

Анатыш авылыннан Талаковлар гаиләсе инде икенче елын казлар үрчетү һәм каз ите җитештерү белән шөгыльләнә.

Алар эшләрен "Агросельхозбанк"тан льготалы кредитлар алудан башлап җибәрәләр. Һәм беренче елны ук каз бәпкәләре сатудан тыш, 5 мең тоннага якын каз ите җитештереп сәүдә базарына чыгаруга ирешәләр. Иң кыйммәте-аларның "товарын" көне-сәгате белән алып бетерәләр. Сата белү дә талант, осталык нәтиҗәсе билгеле. Башка конкурентлары үстергән казларын кая куярга белми йөргәндә, аларның соңгы 30 казы Яңа ел табынына озатылган була инде.
Менә шул уңышларыннан канатланган гаилә иң беренче максат итеп базаны ныгытуга алына. Коллегалары, чит төбәкләрдә шушы юнәлешне алып эшләүче танышларының эш тәҗрибәсе белән якыннан танышып, проект эшләүгә алына, гаилә подряды программасы кысаларында документлар туплый башлый. Тәвәккәл таш ярыр, дигән халык мәкале аның өчен яңгырый. Аның бу сыйфаты йөзенә дә чыккан, кылган гамәләреннән дә анык күренә. Икеләнеп тормый "Агросельхозбанк" ишеген "өченче" тапкыр шакый, ягъни өченче кредитын ала. Һәм нәтиҗәсе-кыска гына вакыт эчендә производство таләпләренә җавап бирерлек заманча база төзеп куя. Җылытылган идәннәр, бәпкә чыгару, аны цикллап үстерү цехлары, җылыту системасы, кече кул электр станциясе-барысын торгыза, булдыра ул. Электр уты сүнә калса, борчылыр урын юк, генератор ярдәмгә килә.
-Берьюлы ике, хәтта өч бригада эшләгән вакытлар булды,-ди Александр Талаков. Аларга бинаны торгызу 1 миллион 700 мең сум чамасына чыккан.
Һәм ул "дүртенче" кредитка тәвәккәлләп,акча кулга керүгә Рязаньга барып ике инкубатор алып кайтып, аларны ике-өч көн дигәндә урнаштырып та куя.
База әзер. Гаилә подрядына яңа сулыш өркә. Яңа быелгы сезонга каз йомыркалары эзләү эшенә керешелә. Чувашстан, Татарстанның Мөслим районыннан яхшы токымлы каз йомыркалары сатып алалар.
-Мөслимнән кайтканнары 90 процентка кадәр чыгарыш бирде,- дип сөенә Талаковлар.
Быел инкубаторлардан 10000 гә якын каз бәпкәсе чыккан. Район халкы, күрше-тирә районнардан да күпләп килгәннәр. Үзләренеке чыгып җитмәгән арада каз бәпкәләрен ашыгып сораучыларга читтән дә алып кайтып сатканнар.
Александр белән кардалардагы казларга күз салабыз. Ап-аклар, чисталар, көрләр.
-Алларыннан ризык өзелгәне юк-бүрттереп тә, пешереп тә бирәбез. Елга янәшәдә генә, пычранмасыннар өчен кардага ком ташып торабыз. Бүгенге көндә менә монда җәмгысе 5 тоннага якын ит "аяклана",-ди ул.
Сезон чоры-4 айда "сату эшенең" тынганы юк диеп бәянли алар сәүдәләрен. Һәр чорның үз бәясе. Сорауның зур булуы, бәяләрнең башка конкурентларга караганда түбән куелуындадыр дигән нәтиҗә килде башка. Күмәрләтеп алучылар да шактый күп икән. Шушы кыска гына вакыт эчендә дә дистәләгән "үз" клиентлары барлыкка килгән. Клиент дигәннән, монда ите, мае, мамыгы, субпродуктлары-барысы сатуга чыга. Аның һәрберсен чистартып, эшкәртеп махсус савытларда төргәкләп сатуга әзерлиләр. Узган ел мамыгын, хәтта, Себер якларыннан килеп алып киткәннәр.
-Мендәр итеп сатуны кулаерак күрдек. Шуңа быел тормыш иптәшем Татьяна кызым Полина белән күп итеп мендәр хәстәрләргә уйлап торалар,-ди Александр.
Казларны, шулай ук итләтә сатуны отышлырак саныйлар. Көненә ике дистәгә якын каз эшкәртелеп куела. Саклау өчен ике суыткыч сатып алганнар. Сезон чорында алар үзләренә ярдәмгә эшче көчләр алалар. Ике кешегә даими эш урыннары да булдырганнар. Аларга эшләү өчен дә уңай шартлар тудырылган: җылытылган идән, бина, эш көне тәмамланганда душ кереп китү мөмкинлеге дә бар.
Соңгы вакытларда илебездәге, җөмһүриятебездәге авыл хуҗалыгына юнәлдерелгән сәясәтне хуплаган, аңлаган, аңа олы ышанган хәлдә, Талаковларның киләчәккә планнары тагын да олырак: җир алырга, базаны киңәйтергә, киләсе елдан да калмыйча йомырканы үзләрендә җитештерә башларга, эш урыннарын арттырырга, бинаны газ белән җылытуга күчерергә, шул җирлектә каз ите җитештерүне 10 тоннага җиткерергә. Александрның сөйләменнән, хәрәкәтеннән, адымнарыннан энергия ташып тора, ярдәмчеләре, киңәшчеләре-гаилә әгъзаларының да шундый каннан булуына икеләнмисең.
Йортны әтиләре барлый. Бу яктан җаннары тыныч. 3 сыер малы, ике үгез аның җилкәсендә. Шәхси хуҗалыкта күбесенчә ул "хуҗалык" итә.
Алар бүгенге көндә менә-менә килеп ирешергә тиешле "гаилә подряды" субсиядиясен генә көтеп торалар. Акча кулга керүгә янәдән, яңа төзелешләр башланачагына, бинаның яңа җиһазлар белән тулыланачагына иманыбыз камил!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев