Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Гербтагы символ

Безнең район гербына алтын мәрсин очраклы рәвештә генә төшерелмәгән. Нәкъ менә шушы патша балык үзвакытында авылга Балык бистәсе исемен биргән. Хәзер Кама елгасында бу балык йөзми инде. Әмма шулай да җирле суларда фаунаның төрле вәкилләрен табарга була.

Район туган якны өйрәнү музеенда эшмәкәрләр Татьяна һәм Юрий Карагановларның шәхси коллекциясендәге экспонатлардан төзелгән күргәзмә эшли. Алар арасында Кама елгасында тотылган балык карачкылары бар. Экспонатларны Чистай таксидермистлары ясаганнар. Биредә чөгә, судак, алабуга, еланбалык һәм башкаларны күрергә мөмкин. Хәзер еланбалык та Камада беткән диярлек. Бу экземплярны 2011 елның 15 июлендә очраклы рәвештә тотканнар. Карачкылар үзенчәлекле композиция рәвешендә ясалганнар. Карагановлар музейга бик зур акчарлак карачкысы бүләк иттеләр. Барысын да сөйләп аңлатырга мөмкин дә түгел, үз күзең белән күрергә кирәк.
-Туган якны өйрәнү музеенда Балык бистәсенең флора һәм фаунасын тикшерү буенча эш алып барыла,-ди музей директоры Гөлфия Имамова. -Музей көннән-көн җирле таксидермистлар ясаган экспонатлар белән баетыла. Биредә кондыз, ябалак һәм башка җәнлекләрнең карачкылары бар инде. Бу күргәзмәне оештыруда ярдәм иткәннәре өчен Татьяна һәм Юрий Карагановларга рәхмәтебезне белдерәбез.
Рәсемдә: Карагановларның кәефе күтәренке.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев