Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Гәбделфәтнең хезмәт дәрте күпләрне сокландыра [+фото]

"Закирова" хуҗалыгында тракторчылар төшке ашка тукталган чак иде. Гәбделфәт Мифтаховны кырда очраттык.

Ярты көн эшләүгә карамастан, кәефләре күтәренке иде. Бераз гапләшеп алдык. Ул мәктәпне тәмамлагач, колхозда комбайн ярдәмчесе булып эшли. Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, туган авылы Кече Әшнәктә төпләнеп кала. "СПТУ-17" дә ташчы һөнәрен дә үзләштерә. Олы Әшнәк мәктәп бинасын төзегәндә үзенең һөнәри осталыгын сыный. Шулай да, күңеле белән техникага тартыла ул. Колхозга комбайнчы булып эшкә урнаша. Дон, Нива комбайннарын эшкә җигә. Соңгы елларда инде "Закирова" хуҗалыгында механизатор булып эшли. Язын тырмага чыга, терлек азыгы әзерләүгә төшү белән печән төргәкләүгә алына ул. Быел Илһам Хөснетдинов белән бергә 450 төргәк печән әзерләргә өлгергәннәр. Тагын бер 100 тонна чамасы төргәкләргә мөмкинлекләре бар.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев