Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Галия, олы хөрмәткә ия!

"Востокзернопродукт" акционерлык җәмгыятендә сыер савучы булып эшләүче Галия Сафинаның да инде фермага эшкә килүенә тиздән 30 ел тула.

Ә бирегә килгәнче ул күрше Күки авылында туып үсеп шунда хезмәт чыныгу алган. Әтисе Вәлиулла абзый бик яшьли вафат булганга, гаиләдә калган 4 баланы үстерешергә әнисе Әминәбикә апага зур ярдәм күрсәтә ул. Мәктәптә 8 сыйныфны тәмамлагач та фермага эшкә килә. Бозаулар да карый, сыер да сава. Кичке мәктәпкә йөреп урта белем турында аттестат та ала. Бу эш сөючән тырыш кызны бүген дә авыл кешеләре онытмый. Авыл җирлеге Советында да бары тик мактап, уңай яктан гына телгә алдылар үзен.
- Галия мәктәптә укыган елларда ук активлыгы белән башкалардан аерылып торды. Укуы да яхшы иде, җәмәгать эшләрендә дә теләп катнашты. Авыл клубында үзешчән сәнгать түгәрәгендә йөрде. Элеккеге укучымның бүген дә тормышы матур, хезмәтендә күркәм уңышларга ирешүенә сөенәм,-ди Күки авыл җирлеге Советы башлыгы Мәүлә Исхаков.
Әллә инде 3 малай арасында берүзе үскәнгәме Галия дә эшкә батыр, кыю булып тәрбияләнгән. 12 ел инде ул Югары Тегермәнлек авылы егете Рамилгә тормышка чыгып, күпләрне сокландырырлык матур гаиләдә 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Алар әле мәктәптә генә укысалар да, әниләренә өй эшләрендә булышалар. Хуҗалык җитәкчеләре дә Сафиннар гаиләсенә яхшы бәя бирде. Галияне бүген үз эшенең остасы дип атарга мөмкин. Моны ул район савымчылары конкурсында да раслады. Уңган сыер савучы елның-елында хуҗалыкта алдынгылар рәтендә бара.
Берүк вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыкларында да алар ике сыер асрыйлар. Тормыш иптәше Рамил белән бик пар килгәннәр диләр алар хакында. Кыш айларында ул да терлекчелектә эшләгән. Ә бүген корткыч бөҗәкләргә, чүп үләннәренә каршы игеннәрне эшкәртү белән мәшгуль. Эш сөючән, тырыш гаилә дип тикмәгә генә әйтмиләр шул алар хакында. Хезмәттәшләренең бу хөрмәтен икесе дә көндәлек киеренке хезмәттә үз вазыйфаларын күңел биреп башкарулары нәтиҗәсендә яулаганнар.
Рәсемдә: савым остасы Галия Сафина.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: передовые работники сельского хозяйства