Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Гаилә сенаж сала

Элеккеге чорларда ук инде хуҗалыкларда гаилә подрядының уңай нәтиҗәләрен күргән идек. Шуңа "Кульга" хуҗалыгында бер гаилә сенаж сала дигән хәбәрне ишеткәч шунда юл тоттык.

Чыннан да хуҗалыкның терлекчелек фермасы янәшәсендәге сенаж базында зур киеренкелек хөкем сөрә. Бер-бер артлы кырдан яшел олаулар агылып тора. Алар тиз арада йөкләрен бушатып кабат кырга ашыгалар. Нәкъ менә шундый эшнең кызган бер вакытында без хуҗалыкның алдынгы механизаторы Иван Гордеевны очраттык. Ул күп еллардан бирле инде хуҗалыкта хезмәт куя икән. Мәктәптән соң абыйсы Алексей эзеннән Балык бистәсендә һөнәр училищесын тәмамлаган. Хәрби хезмәтеннән кайткач хуҗалыкта озак еллар "КамАЗ" автомашинасында эшләгән. Улы да аның үрнәгендә Балык бистәсе агротехник көллиятендә белем алгач хәрби хезмәткә алынган. Әле бер атна элек кенә армия хезмәтеннән кайткач ул әтисе һәм абыйлары үрнәгендә авылда эшкә калырга теләк белдергән. Әлбәттә, инде әтисе Иван Васильевич улының бу карарын хуплап аңа үзенең "КамАЗ" автомашинасын тапшырган. Ә үзе исә МТЗ-1221 тракторын кабул итеп эшли башлаган. Хуҗалыкта сенаж салырга әзерләнеп йөргәндә Гордеевлар үз теләкләре белән бар гаиләләре катнашында бу җаваплы эшкә алынганнар. Кырда мул булып үскән үләнне кияүләре Алексей Кондаков чабып КСК комбайны белән төяп озатып тора. Яшел масса ташуда алар өчәү өлгерәләр. Бары тик ДТ тракторлары белән Алексей Логинов һәм Анатолий Морозов кына бу гаиләгә ярдәмгә килгән. Ә биредә эш төнлә дә тукталып тормый. Юрий Безруков төнлә тракторы белән яшел массаны тыгызлап таптатып тора. Ә көндез ул "Дон-1500" комбайнын сафка бастыра. Әнә шулай терлек азыгы хәзерләү кебек киеренке эш вакытында һәркем эш белән мәшгуль биредә. Кульгалылар терлек азыгы хәзерләү эшен оешкан төстә алып баралар. Пландагы 250 урынына алар инде 300 тонна печән әзерләгәннәр. Сенаж салуда да сынатмыйлар алар. Гордеевлар гаиләсенең зур тырышлыгы белән монда инде 1 мең тонна азык әзерләнгән. Эшләре шундый темп белән барса, бер атнада икенче базны да тутырырга исәп итәләр. Гомумән, алар быел 2 мең тоннадан артык күләмдә сенаж салырга планлаштыралар. Бергәләшеп бердәм төстә алынгач, эшләр дә уңай бара шул.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сенаж