Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Фермерлар бер урында таптанмый

Бүген районыбызда 52 фермерлык хуҗалыгы эшли. Шул җирлектә гаилә фермерлары оештыручылар саны да елдан ел арта. Яңа эш башлавы берәүгә дә җиңел түгел. Шуңа авыл җирлегендә үзләрен чын хуҗа итеп тотучы фермерлар эшчәнлеге белән танышу, яңа гына үз эшләрен башлаучылар белән очрашу ниятеннән юлга чыктык. Районыбызда гына түгел инде бүген...

Бүген районыбызда 52 фермерлык хуҗалыгы эшли. Шул җирлектә гаилә фермерлары оештыручылар саны да елдан ел арта.
Яңа эш башлавы берәүгә дә җиңел түгел. Шуңа авыл җирлегендә үзләрен чын хуҗа итеп тотучы фермерлар эшчәнлеге белән танышу, яңа гына үз эшләрен башлаучылар белән очрашу ниятеннән юлга чыктык. Районыбызда гына түгел инде бүген республикага таныла башлаган фермер Талаковлар үрнәгендә эшләүчеләр һәр авылда диярлек бар. Яңа Арыштан фермер Мәдинә Гильмуханованың гаилә фермасы да күпләргә үрнәк булырлык. Аның хуҗалыгында бүген 15 савым сыеры, 14 аты бар. Узган ел терлекләр өчен терлек азыгын сатып алсалар, быел үзләренеке үзләренә җитәчәк. Алар йөз гектар мәйданда арпа, бодай үстерәләр. Күп еллык үлән җирләре дә бар. Ә менә бу авылдан икенче бер фермер Рәмзил Әхмәтвәлеев авыл халкыннан сөт җыю белән бергә үзенең гаилә фермасын киңәйтергә алынган. Бүген савым сыерларының баш саны 21 гә җиткән.
Күки авылы фермеры Тәлгат Гимаевнвың да планнары зурдан һәм өметле күренә. Дәүләт ярдәме белән ул менә дигән ферма төзегән. Янәшәдә генә 40 метрга су скважинасы бораулаткан. Фермасында 20 баш сыер ,30 сарыгы, үгезе, аты, хәтта үз умарталыгы да бар. 200 гектар җирдә фермер терлекләргә ел буена җитәрлек азык хәстәрли. Аңа терлекләр карарга тормыш иптәше Гөлсинә белән уллары булыша. Улы Рамазан агротехник көллиятне тәмамлап кайткан белгеч. Техниканы да, игенчелек тармагын да яхшы белә. Икенче улы Айнур терлекчелекне үз итә. Киләчәктә ул улларына үз эшләрен көйле алып бару өчен бөтен шартларын булдырган. Авыл җирлеге җитәкчесенең әйтүенә караганда алар янәшәсендә генә эшләүче фермерлар Вәкил Галеев белән Зөфәр Захидуллинның да эшләре көйле бара. Гаилә фермалары да матур, төзек, өметле күренә .
Котлы Бөкәш авыл җирлеге биләмәсендә шактый еллар эшләүче фермерлар Илдус Шакиров, Дамир Ногманов, Рәиф Хәмидуллиннар үрнәгендә үз эшләрен ачып, аны уңышлы алып баручы яшь фермерлар белән дә танышырга туры килде бу көнне. Рәмис Ногманов белән Мансур Сафиуллин ферма бинасын бик зәвыклы итеп эшләгәннәр. Малларны көтү урыннары да уңайлы һәм янәшәдә генә. Элеккеге "Сельхозхимия" предприятиясе биләмәсендә үз гаилә фермаларын ачып эшләүче абыйлы-энеле Ринат белән Азат Гимадиевлар эше дә күңелгә ятарлык оештрылган. Алар икесенә 50 баш ат асрарга планлаштыра. Азат атлар үстерүдән тыш, биредә яңа кәсеп -Казан шәһәре ипи комбинаты өчен лотоклар эшләүне җайга салып җибәргән. Башлаган эшләре дәвамлы һәм гомерле булырга охшаган яшь фермерларның. Гомумән дә фермерларыбызның эшчәнлеге белән танышу, күңелдә җылы хисләр калдырды.
Идрис Аметов
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев