Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Фермаларда шартлар яхшыра

Терлекчелек тармагына һичкенә дә игътибарны киметергә ярамый, дип муниципаль район башлыгы Илһам Валеев бүген фермалардагы хәлләр биналарның әзерлеген тикшерү бурычын куйгач, авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече Вәкил Хаҗиев белән бергәләшеп хуҗалыкларга юл тоттык.

Иң элек иң эре хуҗалыклардагы хәлләрне күз уңыннан үткәрергә булдык. "Камо-Агро" хуҗалыгы терлекчелек буенча иң яхшы эләүчеләр рәтендә исәпләнә. Алар бүгендә нәтиҗәле хезмәт куялар. Терлекләрнең лагерьда булуыннан файдаланып һәр ике бригада да биналарга агымдагы ремонт үткәрелә. Сыерлар торагының идәннәре ныгытыла, дизинфекция ясала. Эчтән һәм тыштан агарту эшләрендә көйле алып баралар. Хуҗалыкта бүген 2200 баш мөгезле эре терлек асрала. Камалылар бу көннәрдә хәзерләүчеләргә 8 тоннадан артык сөт озата.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев