Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Эшләренә күңел сөенә

Район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече Зөфәр Әхтәмов белән хуҗалыкларда техниканы кышлатуга кую мәсьәләләрен карап йөргәндә, Яңа Арыш авылы машина-трактор паркындагы тәртипне күреп күңел сөенде.

Куанмаслык та түгел шул. Авыл хуҗалыгы машиналары һәм агрегатлар күргәзмәгә оештырылганнан бер дә ким түгел. Барысы юылып, чистартылып, буялып аскуймаларга куелган. Кайбер механизмнарын алып складларга урнаштырганнар. Бер читтәрәк хуҗалыкның хезмәт сөючән механизаторлары Галимҗан Галимов белән Хәйдәр Гайнетдинов чәчкеч, культиваторларны чистарту эше белән мәшгуль. Алар инде шактый агрегатларны төзәтеп тигез сафка тезеп куйганнар. Паркта тулы тәртип. Бер генә иске, кирәкмәс тимер ватыкларын да күрмәссең. Берәүләр комбайн, чәчкеч, культиваторларны урнаштырса, икенчеләр үсемлекләргә ашлама сиптерүче "Томан" агрегатларын чистартып, буяп, төзәтеп аскуймаларга кую эше белән мәшгуль. Техника, агрегатны менә шулай саклап, карап эшләткәндә генә аның гомерен озайтырга мөмкин булуын биредә һәркем яхшы аңлый. Шуңа күрә кайберләре яңаларыннан бер дә ким түгел. Арада 20 шәр ел хезмәт иткәннәре дә бар. Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр таләп иткәннән генә түгел, механизаторларның техниканы сакчыл эшләтә белүләре күңелдә сөенеч уята. Юлдашым, авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече дә, бу хәлгә үзенең канәгатьлеген белдерде. Әмма, «күп хуҗалыкның техника утарында мондый тәртип, авыл хуҗалыгы машиналарына сакчыллык җитеп бетми»,-ди ул. Безгә бу көнне урыннарда күп кенә җитешсезлекләр белән очрашырга туры килде. Дөрес, баш белгечләр аларның барысын да тиз арада төзәтергә, кимчелекләрне бетерергә вәгъдә иттеләр. Әмма һәр эшнең үз вакыты була шул. Техникаларны кышкы саклауга кую кебек мөһим эш тә артык соңга калмасын иде.
Галимҗан Галимов белән Хәйдәр Гайнетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X