Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Эше барның–ашы бар

Олы Елга авылы терлекчелек комплексында эшләүче Габделҗәвит Зарипов терлекчеләр династиясеннән. Кечкенәдән әти-әнисе янәшәсендә, аларга булышып үскән. Дистә еллар элек Олы Елга авылына күченеп килгәч, тормыш иптәше Раушания белән биредә бозаулар караганнар. Ул лаеклы ялга чыккач бу эшне үзе генә дәвам иттергән. Габделҗәвитнең эше бүген тагын да җаваплырак. Ул комплекста тудыру...

Олы Елга авылы терлекчелек комплексында эшләүче Габделҗәвит Зарипов терлекчеләр династиясеннән. Кечкенәдән әти-әнисе янәшәсендә, аларга булышып үскән. Дистә еллар элек Олы Елга авылына күченеп килгәч, тормыш иптәше Раушания белән биредә бозаулар караганнар. Ул лаеклы ялга чыккач бу эшне үзе генә дәвам иттергән.
Габделҗәвитнең эше бүген тагын да җаваплырак. Ул комплекста тудыру бүлегендә хезмәт куя. Бер үзе йөздән артык сыерны аерым рацион нигезендә ашата, солы пешерә, су җылыта. Үз эшен әнә шулай күңелен биреп башкарганга, соңгы нәтиҗәләре дә куанычлы аның. Ул тәрбияләгән сыерлардан туган бозаулар сау-сәламәт, матур, көр булып үсә. Белгечләр дә аны еш кына күпләргә үрнәк итеп куялар. Эше барның-ашы бар дигәндәй, хезмәтенә күрә акчасын да уч тутырып ала.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев