Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Эшче хәленә керәләр, хәзерлекне күрәләр

Кызыл шәрыкь" агрохолдингысының Югары Тегермәнлек авылы җирлегендә урнашкан "Востокзернопродукт" җәмгыятендә быелгы кыр эшләренә әзерлек ни хәлдә?

Хуҗалык җитәкчесе Рәкыйф Гыймадиевтан без шулар хакында сораштырдык. Аның әйтүенә караганда быел биредә дүрт мең гектарда язгы чәчү үткәрергә планлаштыралар. Кыр эшләрендә барысы 22 берәмлек трактор катнашачак. Барысы да механизаторлар белән тәэмин ителгән, кемнең ниниди эш башкарачагы хакында да сөйләшүләр булган.
Белгәнебезчә, бу хуҗалык бүген Югары Тегермәнлек һәм күрше тирә авыл халкыннан файдалануга алынган 10 мең гектар мәйданда пай җирләре эшкәртә. Узган ел биредә көз көне ике мең гектарда көзге чәчү үткәрелгән. 654 гектарда күпьеллык үлән үстерәләр. Узган еллардагы кебек быел да алар көзге чәчүлекләрне һәм күпьеллык үлән җирләрен очкычлар ярдәмендә өстәмә тукландырырырга планлаштыралар.
Бу язманы тулысынча газетадан укый аласыз.
Идрис Аметов.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев