Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ел әйләнәсе хуҗалык “казанында”

Бүгенгесе көнне район хуҗалыклары арасында терлекләргә азык запасы туплауда масловкалылар аеруча нәтиҗәле эшли.

Елның-елында азык хәстәрләү эше биредә оешкан төстә башланып китә. Шулай күнегелгән инде, кемнең, кайсы участокта эшләве алдан билгеле була. Шуңа өзеклекләргә дә юл куелмый. Аннары биредә тагын бер яхшы гадәт яши. Эшне алар комплекслы төстә башкаралар.
Күпьеллык үлән өлгереп җиткәч, һәр елдагыча кырга беренче булып башлыча чит ил техникаларында хезмәт куючы тәҗрибәле механизатор Марат Вәлиев эшкә керешә. "Мак-дон" комбайны белән ул көненә 50 ар гектар яшел массаны теземнәргә сала. Берничә көннән кипкән үләнне пресслап рулонлау эшенә Петр Кибяков белән Анотолий Курочкин керешәләр.
Берүк вакытта хуҗалыкта яшел массаны ваклатып сенаж салу башланып китә. Бу эшне Евгений Чербашев башкара. Ул һәр көнне 200 тоннадан артык яшел массаны ваклатып сенаж базына озата. Эшкә зур оешканлык белән керешкәнгә терлек азыгын елның-елындагычы биредә үз вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерлиләр.
Инде бүген ике мең тюктан артык печәнне азык утарына кайтарып урнаштырганнар. Бу эштә бүген ике дистә елдан артык хуҗалыкта хезмәт куючы механизатор Илфат Ногманов аеруча өлгерлек күрсәтә. Хуҗалык кырларында рулонланган печәнне тракторына урнаштырылган җайланма белән трактор -автомашина әрҗәләренә пөхтә итеп төяп урнаштыра ул. Ә соңырак инде аны үзе үк азык утарында эскерткә куя. Азыкны ул көзге яңгырлар зыян китермәслек итеп өя. Кыш айларында исә үзе азык утары мөдире вазыйфаларына алына. Яшел урактан соң Илфат "МТЗ-1221" тракторы белән ындыр табагында хезмәт куя. Тракторына урнаштырылган чүмеч ярдәмендә ул чистартылып сортка бүленгән ашлыкны төяп складларга озата. Түгәрәкләп әйткәндә, егет ел әйләнәсе хуҗалык "казанында" кайный.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эшне алар комплекслы төстә башкаралар

2
X