Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Бәйрәм белән сезне, райондашлар!»

Район башлыгы Илһам Валеевның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать хезмәткәрләре көне уңаеннан тәбрикләү сүзе:

"Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы һәм сәнәгате хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Елның берничә ел рәттән корылыклы килүе игенчелек тармагы өчен әллә ни зур уңышлар алырга мөмкинлек бирмәсә дә, инвесторларыбыз, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, төрле формадагы сәнәгать җәмгыятьләре җитәкчеләренең яңалыкка омтылып эшләве, яңа технологик үзгәрешләр кертүе-тармакны отышлы калдыра алды. Район буенча бөртеклеләрнең гектар уңышы 17,5 центнер тәшкил итте. Кукуруз, көнбагыш, рапсны тулысынча җыеп алган хәлдә, бу сан әле шактый үсәргә дә мөмкин дигән өметебез бар. Нинди генә кыен шартларда да үзләренең көчен дәлилли алган, казанышлары белән куандырган "Кулон-Агро", "Аяз-Ойл", "Азык-төлек корпорациясе", "Логос", "Масловский" җәмгыятьләре, "Зюзино" ярдәмче хуҗалыгы, "Габдриев", "Гобәйдуллин" кебек крестьян-фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләре, игенчеләренең булдыклылыгы сокландыра. Ни генә дисәк тә, уңышларның нигезендә механизаторларыбызның өлеше саллы урын алып тора. Бу җәһәттән, районыбыз лидерлары-данлыклы комбайнчылар Әгъзам Хисмәтов, Анатолий Кузнечиков, Николай Афанасьев, Петр Щербаков ("Логос"), Илдус Гайнетдинов, Айдар Камалиев ("Кулон-Агро"), Габделхәй Шәрифуллин, Самат Шиһапов ("ВЗП Рыбная Слобода"), Фәнис Мөхәммәтрәхимов ("Азык-төлек корпорациясе"), Рәүф Фазлыйәхмәтов ("Аяз"Ойл"), Ибраһим Гәрәев (КФХ «Мәннанов»), Иван Фәсхиев ("Кама") кебекләрне беренче чиратта мактап телгә аласым килә. Туңга сөрүдә олы җиңүләргә ирешкән Илсам һәм Илгизәр Галимовлар ("Логос"), Марат Вәлиев ("Масловский"), Наил Кәримов ("Азык-төлек корпорациясе"), Илнар Нәҗмиев ("Кама"), Равил Галиев ("Фаворит") һәм тагын берничә дистәләгән механизаторларыбызның хезмәте күпләр өчен үрнәк өлге булып тора.
Елына күрә терлекләр өчен азык-төлек запасы да аз хәзерләнмәде дияр идем. Саннар белән сөйләгәндә, ул һәр баш савым сыерга 21,7 центнер шартлы азык берәмлеге тупланды инде. Хәзерге вакытта запасны тулыландыру юнәлешендә күпьеллык үләннең икенче укосын, кукурузны җыеп алу, саламны тулысынча утарларга туплау эшләре тулы куәткә дәвам итә. Бер үк вакытта башка бик күп төр авыл хуҗалыгы эшләрен дә параллель рәвештә алып баручы, фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтүче игенчеләребезгә олы рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Елның-елында терлекчелектә биек үрләр яулаучы, югары күрсәткечләргә ирешүче "Аяз-Ойл", "Азык-төлек корпорациясе", "Саба-Агро", "Масловский" хуҗалыклары, "Габдриев", "Нәбиуллин", "Шакиров", "Хәмидуллин" гаилә фермалары коллективларын мактап телгә аласым килә. Бүгенге көндә район буенча әйдаманлык үрнәкләре күрсәткән сыер савучыларыбыз Илзирә Габдрахманова ("Аяз-Ойл"), Гөлнур Гәрәева ("Азык-төлек корпорациясе"), Фәния Мингарипова ("Масловский"), терлекчеләребез Галия Саттарова ("Аяз-Ойл"), Алмаз Гатауллин ("Азык-төлек корпорациясе"), Рафис Сәйфетдинов ("Масловский") кебекләр шулай ук мәртәбәләргә, зур хөрмәткә лаеклылар.
Бәйрәм уңаеннан, авыл хуҗалыгына кагылышы булган, игенчеләребез, терлекчеләребез белән иңгә-иң торып хезмәттәшлек иткән барлык сәнәгати производство берләшмәләре, коллективлары адресына да җылы рәхмәт сүзләремне юллыйм.
Районыбыз-авыл хуҗалыгы районы. Димәк, безнең һәр көнебез, багышыбыз шушы тармак белән бәйле. Көнкүрешебез, яшәешебез, табышларыбыз да тармак казанышларыннан тора. Алга таба да байлыкта, муллыкта, уңышларыбызга сөенеп яшәсәк иде. Бәйрәм белән сезне, райондашлар!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев