Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Быелгы уракның үзенчәлеге игенченең фәлсәфәсен үзгәртә

Бүгенге көндә районыбыз игенчеләре бөртеклеләрнең 40 процентка якынын җыеп алуга ирештеләр.

Елның үзенчәлекле килүе, ягъни игеннәрнең өч яруста өлгерүе, күпләрне икеләнүле хәлдә калдырды. Районның баш агрономы Хәлил Әшрапов киңәшенә колак салган хәлдә, егып-алуга өстенлекне бирергә кирәк. Турыдан-туры урып алган очракта, ашлык амбарларга кайткан сәгатендә үк өлгермәгәннәреннән, чүпләрдән аерып алынырга тиеш. Синоптикларның якын көннәрдә явымсыз, озак вакытка кызу көннәр фаразлавын да искә алсак, шик-шөбһәгә урын калмый да.

Игеннәрнең гектар уңышы буенча районда "Масловский" хуҗалыгы игенчеләре лидерлык итә. Алар бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 22 шәр центнер ашлык суктырып алдылар. Бу сан күтәрелергә дә мөмкин. Чөнки кичә хуҗалыкның 60 гектарлы арпа кыры 40 ар центнер уңыш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев