Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Булганның һәр эшкә кулы ята

Авыл хуҗалыгын бүген терлекчелектән башка күз алдына да китереп булмый. Чөнки хуҗалыкның тотрыклы яшәвен тәэмин итүче төп табыш чыганагы ул. Аннары авылда терлекчелек фермасының булуы авыл кешеләре өчен дә уңайлы. Ышанычлы эш урыны булуы үзе ни тора.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге башлыгы Вәкил Хаҗиев белән фикерләшкәч, районда нәкъ менә терлекчелек тармагын үз иткән Сабакай авылына барып чыгарга булдык. Чөнки гомер-гомергә бу авыл савымчылары хуҗалыкта гына түгел, хәтта район күләмендә мул сөт җитештерүдә лидерлык иттеләр. Алар бүген дә сынатмыйлар. Терлекчелекне үзләренең төп кәсебе итеп саныйлар. Агрофирмада да тырышып эшлиләр, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында да терлекләрне күп асрыйлар.
"Кама" агрофирмасының Сабакай товарлыклы-сөтчелек фермасында эшләүчеләр чыннан да бу яктан бәхетлеләр. Эш шартлары да яхшы, биналар да таза, нык. Бәләкәй генә бу авыл фермасында бүген 700 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 496 сы савым сыерлары. Шуңа авыл кешеләре дә үз ярдәмче хуҗалыкларында терлекләрнең баш санын елның-елында арттыралар. Озак еллардан бирле фермада эшләүче Әһлиулла Абдуллин да әти-әниләре хезмәтен мирас итеп алып гомерләре буена терлекчелек кәсебендә. Авылда мәктәпне тәмамлагач ул хәрби хезмәтен Чехословакиядә үтәп, 13 ел хуҗалыкта тракторда эшли. Техникасы яңа, эше җайлы барса да, егетнең күңеле әти-әнисе хезмәтенә тартыла. Алар да бит гомерләре буена диярлек икесе дә фермада хезмәт куйганнар. Егет тә әтисе Әсәдулла абзый эшен үзенә юлдаш итеп алган. Тормыш иптәше Әлфия исә әнисе Канифә апа кебек сыер саву эшенә алынган. Күп еллар дәвамында коллективта макталып үз эшен яратып башкарган ул. Авыру сәбәпле лаеклы ялга чыкса да, ул терлекчелектән аерыла алмый. Өендә абзар тутырып маллар асрыйлар, сыерлары да күп. Әһлиулла дистә елдан бирле инде үзенең шәхси аты белән фермада эшли. Ул күп еллардан бирле биредә иң авыр һәм җаваплы участокны җитәкли. Ни дисәң дә 60 баш буаз сыер тәрбияләү җиңел эш түгел. Ә ул хезмәттәше Фәннур Фатыйхов белән бозаулаячак сыерлар карый. Аларга азык ташыйлар, махсус рәвештә солы да пешереп бирәләр. Әлбәттә инде бинада микроклиматны да игътибарда тоталар. Ятаклары һәрчак коры, чиста. Шуңа монда яңа туган бозауларның сакланышы да яхшы. Авырып үлүчеләр юк дәрәҗәсендә. Хуҗалык җитәкчеләре генә түгел, ферма эшчәннәре дә бу егетне һәрчак мактап телгә ала.
-Әһлиулла кебек терлекчелек тармагын яхшы белгән һәм үз эшен күңелен биреп башкаручылар бик сирәк. Ул бервакытта да сәбәпсез эш калдырмый. Азык тарата, чистарта, малларны тәрбияли, бозаулаячакларын аерым үз игътибарына ала. Төп вазыйфасыннан тыш нинди генә эш йөкләсәң дә, аны менә дигән итеп башкара. Шуңа коллективта да бу егетне һәркем үз итә, хөрмәтли,-ди ферма мөдире Миннегөл Сәлахова.
Әһлиулла Абдуллин гаиләсен авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре дә яхшы беләләр һәм аларны һәрвакыт күпләргә үрнәк, өлге итеп күрсәтәләр.
Рәсемдә: Әһлиулла Абдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X