Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Булдыралар, фермерлар!

Узган атнада районыбыз фермерлары арасында Трой-Урай авылыннан беренчеләрдән булып "Мәннанов" белән "Ногманов" фермерлык-крестьян хуҗалыклары язгы кыр эшләрен башлап җибәрделәр.

Трой-Урай белән Гремячка авыллары арасындагы күпьеллык үлән басуы елның-елында алда кардан чистара. Менә быел да бу 48 гектар мәйданны биләгән кырны Гремячка авылы тракторчысы Виктор Бутин тырмалауга кереште. МТЗ-80 тракторы белән ул күпьеллык үлән басуын гына түгел, ике авыл арасындагы юл читләрендә дә җентекле эшкәртү үткәрде.
-Быел бөтен өметебез Викторда. Ул инде менә 41 нче язын басуда каршылый. Аңа нинди генә эшне йөкләмә, барысын да югары сыйфат белән башкара. Безнең әйтергә теләгән сүзне күз карашыннан ук аңлый. Аның белән эшләве күпкә җиңелрәк,-ди хуҗалыкның баш агрономы Гамбәрия Әмирова.
Үзе кебек уңган тракточылар Рәкыйп Шәрипов, Алексей Паномарев белән ул инде 340 гектар мәйданда күпьеллык үлән җирен һәм 209 гектарлы көзге культураларны тырмалаган. Биредә Виктор турында җитәкчеләрдән шактый мактау сүзләре ишетергә туры килде. Ул яз-җәй айларында иң җаваплы участокта икән. Язгы кыр эшләреннән соң чәчүлекләргә корткыч бөҗәкләргә һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү үткәрүдә актив катнаша.
Егет авылда урта мәктәпне тәмамлагач ул елларда даны еракларга таралган Корноухово училищесына юл тота. Биредә барлык төр авыл хуҗалыгы техникаларын өйрәнә. Укуын тәмамлап кайткач совхозда аңа Т-40 тракторы бирәләр. Мөстәкыйль рәвештә эш башлавы һәркемгә кыен. Ул да авылның данлыклы механизаторлары Алексей Шумилов, Павел Шамаев, Александр Масловлар ярдәменә таяна. Беренче эш көненнән үк өметле күренгән, күп белергә омтылган бу егетне алар үз ярдәмнәреннән ташламыйлар. Эш алымнарына өйрәтәләр, күнекмәләр үтәләр. Авыр минутларда төпле киңәшләрен бирәләр.
Тройурайлылар бу көннәрдә көздән сукаланган җирләрне эшкәртү белән мәшгульләр. Берүк вакытта биредә инде язгы чәчү өчен туфрак әзерләү эше дә уңышлы бара. Элеккегечә, тройурайлылар сер бирмиләр. Бер сүз белән әйткәндә, фермерлар булдыралар. Алар бар көчне туплап, иске техниканы көйләп язгы кыр эшләрен уңышлы алып баралар. Бу көннәрдә инде алар арыш чәчүгә дә керештеләр.

Рәсемдә: кыр эшләре батыры Виктор Бутин.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев