Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

БӘХЕТЛЕ ЯЗМЫШ ЮЛЫННАН

Казаклар авылында туып үскән Нурзидә Җамалиева да бүгенге тормышыннан, үз язмышыннан һич кенә дә зарланмый. 30 ел элек Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, министрлык юлламасы белән аны районыбызның Рус Әшнәге авылына эшкә билгелиләр. Әлбәттә инде бик күп курсташлары республикабызның ерак районнарына эшкә җибәрелгәндә, ул үз туган ягына кайтуына сөенә. Гомумән,...

Казаклар авылында туып үскән Нурзидә Җамалиева да бүгенге тормышыннан, үз язмышыннан һич кенә дә зарланмый.
30 ел элек Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, министрлык юлламасы белән аны районыбызның Рус Әшнәге авылына эшкә билгелиләр. Әлбәттә инде бик күп курсташлары республикабызның ерак районнарына эшкә җибәрелгәндә, ул үз туган ягына кайтуына сөенә. Гомумән, язмышына рәхмәтле Нурзидә. Чөнки биредә ул үзенең булачак тормыш юлдашы Мөнирне очрата. Ул да Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап биредә баш агроном булып эшләгән була.
Шул вакыттан бирле Нурзидә хуҗалыкта терлекчелек буенча бухгалтер хезмәтен алып бара. Бүген дә әле ул яшьлегендә сайлаган һөнәрен уңышлы төстә дәвам иттерә. Рус Әшнәге товарлыклы-сөтчелек фермасында хисапчы һәм бер үк вакытта лаборант вазыйфаларын үти. Җитештерелгән продукциянең күләмен генә түгел, аның сыйфатын да үзвакытында һәм төгәл билгели. Базар икътисады шартларында яшәгәч, бу мәсьәләгә һәркем зур игътибар бирергә тиеш дип саный ул. Хуҗалыкларда тотрыклы яшәү өчен хәзер мөмкинлекләр артуына да сөенә. Хәзерләүчеләр тарафыннан сөтне кабул итү бәяләре артып торуы бу мөһим тармакка игътибарны бермә-бер арттырырга кирәклеген искәртә. Биредә ул файдаланылмаган резервларның күп булуын да яхшы белә. Әнә шуңа бу хакта хезмәттәшләренә дә искәртеп тора, алардан көндәлек җитештерелгән продукциянең чиста һәм югары сортлы булуын таләп итә. Ни дисәң дә, бер максатта хезмәт куялар бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X