Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бер сорау да читтә калмады

Котлы Бөкәш авыл җирлегенең халык җыенында ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Латыйпов һәм муниципаль район башлыгы Илһам Валеев катнашты.

Котлы Бөкәш авыл җирлеге Советы башлыгы Илдар Фәтхетдиновның отчет докладында узган ел башкарылган эшләр, алда торган уй-планнар гына түгел, күпләрнең күңелен борчыган проблемалар да чагылыш тапты. Шуңа аңа элеккеге еллардагы кебек урыннан борчулы сорау бирүчеләр, үгет-нәсихәтләрен, үз фикерләрен белдереп комачаулаучылар да булмады. Шушы авыл җирлеге Советы депутаты район кулланучылар берлеге рәисе Раил Бариев чыгышы да авыл җирлеге башлыгы докладын тулыландырып җибәргәндәй итте. Иң элек ул кыскача гына якташларын үз эшчәнлекләре белән таныштырды. Аннары докладта яңгыраган фикерләрне хуплап авыл җирлеген төзекләндерү, ямьләндерүдә кулыннан килгәннең барысын да башкарырга ышандырды. Аерым алганда, быел ул Котлы Бөкәш авылы биләмәсендә бер чишмәне үз хисабыннан төзекләндерәчәген әйтте. Тик моның өчен бар күңелен биреп башлап йөрүче генә булсын, диде ул.
Район прокуроры Азат Хусаенов белән полиция бүлеге башлыгы урынбасары Рәдиф Зәйнуллин кыскача гына хокук тәртибе сагында торучыларның башкарган гамәлләре турында сөйләделәр. Аерым алганда район прокуроры котлыбөкәшлеләргә кара сакаллы, озын чапанлы чит кешеләр белән аралашканда сак булырга, мәчетләргә аларны кунарга кертмәскә кирәклеген әйтте. Чөнки узган ел район хокук тәртибе сагында торучылар тарафыннан андый дин әһелләреннән тыелган әдәбиятлар һәм өй шартларында шартлаткыч әйберләр ясау инструкцияләре табылу хәбәрен җиткерде.
Җыелыштан соң район башлыгына һәм килгән кунакларга сораулар да күп булды. Аларның барысы да диярлек шул көнне үк чишелеш тапты. Муниципаль район башлыгы авыл кешеләренең үтенечен алдан белгәндәй Котлы Бөкәш участок хастаханәсенә яңа ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү автомашинасы бүләк итте һәм фельдшер белән автомобиль йөртүче штатларын район бюджеты хисабыннан тотылачагын белдерде. Җыелышта район башлыгы шушы җирлектә эшләүче яшь фермерлар үрнәгендә "Котлы Бөкәш" агрофирмасы җитәкчесе Камил Сәйфетдиновның бу елдан башлап 100 баш сыерга исәпләнгән ферма ачуы хакында куанычлы хәбәрен әйтте. Димәк, тагын берничә кешегә тотрыклы эш урыны булачак. Кыскасы, халык җыенында шушы төбәктә яшәүчеләрнең сорау, үтенечләрен, тәкъдимнәрен искә алып Сатлыган авылына һәм Котлы Бөкәш эчендә юлларны яхшырту, Мам. Каз. Чаллы авылында мәктәп, балалар бакчасын, Котлы Бөкәштә хастаханә, Мәдәният йортларын ремонтлау, ашханә яисә кафе булдыру кебек мәсьәләләрнең дә уңай хәл ителәчәге турында фикерләр яңгырады. Халык җыены әнә шундый оптимистик күтәренке рухта киләчәккә күркәм өметләр белән үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев