Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бер кадакка бердәм сугалар

Зур Мәшләк авылы машина-трактор паркында хезмәт киеренкелеге тәүлек буена диярлек тынып тормый. Биредә бу көннәрдә мәш килеп сенаж салалар. Бу хәлгә гаҗәпсенеп карап торуымны күргәч, хуҗалык җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов Бикчурай Чаллысы янәшәсендәге кырдан сенажны бирегә күчерүләре турында әйтте. 2011 елда ук салынган бу азык искиткеч яхшы сакланган. Алар аны юл...

Зур Мәшләк авылы машина-трактор паркында хезмәт киеренкелеге тәүлек буена диярлек тынып тормый.
Биредә бу көннәрдә мәш килеп сенаж салалар. Бу хәлгә гаҗәпсенеп карап торуымны күргәч, хуҗалык җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов Бикчурай Чаллысы янәшәсендәге кырдан сенажны бирегә күчерүләре турында әйтте. 2011 елда ук салынган бу азык искиткеч яхшы сакланган. Алар аны юл өзеклекләре башланганчы күмәк көч белән уңайлы урынга күчерә башлаганнар. Трактор паркы биләмәсендә кайткан массаны тыгызлап өяләр. Болай эшләгәч ул бозылмыйча озак саклана. Җирләр кипкәнче рәхәтләнеп малларга ашатырга җитәчәк диләр.
Бер үк вакытта монда язгы кыр эшләренә әзерлек тә көйле бара. Кайбер агрегатлар инде ике дистә елдан артык файдаланылса да ремонтчылар аларны сыйфатлы итеп төзәтеп әзерлек сызыгына куйганнар. Ә бу мәшәкатьләр хуҗалык идарәчесе, биредә шулай ук баш инженер вазифаларын башкаручы Илфат Хәбибуллин җитәкчелегендә алып барыла. Тәҗрибәле механизаторлар Илгизәр Шәрифуллин, Нурислам Гатауллин, Фәнил Сафин, Таһир Галлямов техника, агрегатларны сафка бастыруда да күңел биреп эшләгәннәр. Тигез сафка тезелгән биш культиватор белән чәчкечләр барысы да сыйфатлы ремонтланган. Чәчкечләрнең дисклары үзләрендә яңартылган. Аны кырдыручы оста Михаил Новиков башкарып чыккан. Тракторларны кыш айларында ук төзәткәннәр. Чәчүлек орлыкны чистартып калибрлау эше уңышлы бара. Быел бер мең гектардан артык мәйданда чәчү чәчәргә исәп итәләр. Маллар өчен туклыклы һәм сөтне арттыра торган бу культура быел 150 гектарда чәчеләчәк икән.
Бүген хуҗалык ашлама һәм ягулык майлау материаллары запасын тулыландыруны дәвам иттерә.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев