Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Басу-кырларда инде аның күңеле

"Кулон агро" хуҗалыгына баруымның соңгысында күп тапкырлар чәчү батыры булып калган Инсаф Шәрифуллин белән таныштырдылар.

Ул ике дистә елга якын инде биредә механизатор хезмәтен башкара. Туфрак әзерли, чәчүдә катнаша. Баштагы мәлләрдә урып-җыю эшләрендә дә булышкан. Соңгы елларда үзенә тапшырылган МТЗ-1221 тракторы белән "кыр рекордлары" куя. Мәсәлән, узган ел-1200 гектарда туңга сөрү, 1000 гектарда көзге чәчү, 3000 гектарда химик эшкәртү үткәргән. Ул кыш айларында тик торуны белми. Авыл урамнарын кардан чистартуны аңа йөклиләр. Дистәгә якын авыллар производство участоклары һәм яңа төзелә торган терлечелек комплексы биләмәсен юллы тоту да аның җаваплылыгында. Кышкы явымсыз, матур көннәрдә исә авыл хуҗалыгы машиналарын, агрегатларны төзекләндерүдә катнаша.
Яз килүен искәртеп, кояш җир йөзен үзенең алсу нурларын мулдан сибә башлады. Ә мондый вакытта инде Инсафның күңеле гел башкача кырга ашкына башлый.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев