Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык бистәсе районында Иске Арыш авылында яшәүчеләр үзләренең нәтиҗәләре белән уртаклашалар

Яңа елга аяк басыр алдыннан гадәттә һәр коллектив узган ел башкарган эшен анализлап, нәтиҗә ясый.

Иске Арыш авылы терлекчелек фермасының да күпләрне сокландырып, гөрләтеп эшләгән чорлары бүгенгедәй хәтеремдә. Ул вакытлардан соң, күп вакытлар узса да, күркәм гадәтләре югалмаган. Эштә бердәм, дус, тату булулары, яхшыкүләмле, сыйфатлы продукция җитештерүләре бүген дә алар районда күпләр өчен тәҗрибә үзәге була ала.

-Авылыбызга яшәү көче биреп, булган производство объектларын таратмыйча эшләтүче "Азык-төлек корпорациясе" җитәкчеләренә рәхмәт. Бүгенгесе көнне күп авыл кешеләре эшсезлектән тилмереп йөргән бер вакытта безнең фермага эшкә килергә күпләр чират тора. Коллективыбызда исә ике дистәдән артык кеше тотрыклы эш урыны белән тәэмин ителгән. Хезмәт хакын да тоткарлыксыз бирергә тырышалар,-ди ферма мөдире Юлдаш Имамиев.

Артык зур булмаган бу авыл фермасында бүген 548 баш мөгезле эре терлек асрала. Иң куанычлысы күп еллар дәвамында хезмәт куйган терлекчеләрнең уллары, кызлары һәм оныклары өлкәннәрнең данлы эшләрен уңышлы дәвам иттерәләр. Гомере буена фермада эшләп, һәр терлектән уртача тәүлегенә бер килограммнан югары артым алуга ирешкән Минкадыйр абзыйның эшен хәзер улы Юлдаш дәвам иттерә. Мәктәптә укыганда җиденче сыйныфтан ук комбайнчысы ярдәмчесе булып йөргән. Мәктәптән соң "Дон", "КСК" комбайннарында эшләп макталган. Әмма егетнең күңеле әтисе хезмәтенә тартылган. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайткач, ул ветеринариы табибы эшли башлың, бай хезмәт тәҗрибәсе туплый. Инде менә дистә елдан артык ферма коллективын җитәкли. Эш нәтиҗәләре дә күз алдында. Искеарышлылар сөт һәм ит продуктлары җитештерүдә елның-елында әйдәп баралар.

Идрис Аметов.

Бу язманы газетадан укый аласыз.

Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев