Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Азык-төлек корпорациясе” җаваплылыгы

"Азык-төлек корпорациясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә сыер савучы булып эшләүче Финәүзия Гыйззәтуллинаның фермага эшкә килүенә шушы көннәрдә 30 ел тулды.

Ул бу һөнәр серләренә кечкенәдән әти-әнисеннән өйрәнгән. Әтисе Тәлгать абзый (мәрхүм инде) белән әнисе Әсма апа гомерләре буена диярлек Яңа Арыш авылы терлекчелек фермасында хезмәт куйганнар. Балалар гадәттә әти-әниләреннән үрнәк алып үсәләр. Финәүзия дә мәктәпне тәмамлагач әнисе янәшәсендә фермада эшләүче апасы Кәүсәрия янына эшкә килә. Кечкенәдән үк аларга булышып берникадәр хезмәт күнекмәләре алуы да аңа бик ярап куя. Коллективка бик тиз кереп китә ул. Ә соңрак инде сеңлесе Фәүзия дә аларга килеп кушыла. Шулай итеп алар гаиләләре белән фермада эшли башлыйлар. Ә бүген инде ул лаеклы ялда булган әнисе Әсма апаның эшен уңышлы дәвам итә. Аның йөзенә кызыллык китермичә елның-елында мактала. Тормыш иптәше Рәхим белән алар инде менә 27 елдан артык һәркөнне иртә таңнан үзләренең яшьтән сайлаган хезмәтләренә ашыгалар. Мәктәп елларында авыл җирендә савымчы хезмәте иң абруйлы һөнәрләрнең берсе иде. Шуңа бик күп укучылар өлкәннәр янәшәсенә эшкә килделәр. Яңа Арыш авылында гомер-гомергә хезмәт кешесенең абруе зур булды. Бүген дә әле баш белгечләр фермада эшләүчеләрнең эш шартларын яхшырту буенча нәтиҗәле эш алып баралар. Хуҗалык җитәкчеләре дә андыйларның күңелләрен күтәреп, мактау сүзләре белән генә искә ала.
-Безнең авыл халкы хезмәт сөючән булулары белән тирә-юньдә дан тота. Һәркайсы үз хезмәтен белеп, яратып башкара. Гыйззәтуллинар гаиләсе дә коллективыбызда күпләргә үрнәк булып тора. Финәүзия бу ел башыннан ферма савымчылары арасында лидерлык итә. Ул үз төркемендәге сыерлардан һәркөнне 700 килограмм сөт савып алуга ирешә,-ди хуҗалык җитәкчесе Рәис Гафуров.
Бер булганнан бар да була дип хак әйтә халык. Төп хезмәтләреннән тыш әле бу гаилә үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында да дистәгә якын мөгезле эре терлек асрый. Ике сыерлары бар. Үз хуҗалыгында сыер асрау ул элек-электән муллык билгесе булып исәпләнә. Аларның саткан сөтләреннән килгән акча да гаилә бюджетларын тулыландырырга, балаларын башлы-күзле итәргә бик ярап куя. Хуҗалыкның алдынгы терлекчеләре Финәүзия белән Рәхим бүген үз гаиләләрендә әниләре Әсма апаның яшәвенә дә чиксез сөенәләр. Ни дисәң дә олы кеше йортның яме бит ул. Кызы белән кияве фермадан, оныгы мәктәптән кайтканда табын әзер булуы куаныч түгелмени? Яңа Арыш авылының эш сөючән терлекчеләре әнә шулай мул тормышта гомер кичерә.
Рәсемдә: ферма маягы Финәүзия Гыйззәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X