Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Айдар Гайниевка барлык техниканы тапшырсалар да сынатмаячак

"Солтан" агрофирмасының уңган механизаторы Айдар Гайниевның туган авылы кырларында хезмәт куюына быел 35 ел тула.

Һәрбер авыл малае төсле, аның да күңеле кечкенәдән техникага тартылган. Мәктәпне тәмамлагач һөнәри уку йортын, аннан соң ДОСААФта автомобильчеләр курсын тәмамлаган. Ә менә чын-чынлап автомашина руле артына утырып, Әфганстан җирендәге таш-тау арасында күнекмә үтәргә туры килгән.

Хәрби хезмәтеннән соң, үлем белән күп мәртәбәләр күзгә-күз очрашып туган авылына исән-сау кайткан егет җиң сызганып эшкә керешкән. Яз башыннан тракторга утырып җир эшкәртсә, урып-җыю чорында автомашина белән басудан ындыр табагына ашлык ташыган. Хуҗалык җитәкчеләре дә үзенә йөкләнгәнне тел-теш тидермәслек итеп башкарганы өчен хөрмәт итәләр. Ә тормыш иптәше Резидә дә үзе төсле тырышлардан, булганнардан. Хуҗалыкның мактаулы сыер саву остасы саналган.

Бүген хуҗалыкта савым сыерлары булмаганлыктан, ул бүгенге көндә хат ташучы хезмәтен уңышлы башкара. Гайниевлар гаиләсе үзләре кебек хезмәт сөючән итеп өч бала тәрбияләп үстергәннәр. бу гаилә бүген авылда күпләрне сокландыра. Абзар тутырып терлек асрыйлар. Айдарның кыш айларында да тик утырганы юк. Тракторы белән ул авыл урамнарын кардан чистарта, авыл хуҗалыгы машиналарын сафка бастыруда катнаша. Айдарның берүзенә ике техника. Тракторы да, КамАЗы да һәрвакыт төзек. Җитәкчеләре сүзе белән әйтсәк, өчне тапшырсаң да сынатмаячак Айдар.

Идрис Аметов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техникага хужа