Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авылның “бәләкәй колхозы” нда зур эшләр бара

Мель. Починок авылыннан Фәнил Бикмуллин гаилә фермасы оештырып, шәхси хуҗалыгында терлекләр асрый. Шул җирлектә үзенең һәм туганнарының пай җирен алып эшкәртә, техник базасын ныгыта. Бүген аны авылның "бәләкәй колхозы" дип атарга була. Гаилә фермасында иллегә якын мөгезле эре терлеге бар, аның егерме бише савым сыерлары. Авылның 27 гаиләсе үз пай...

Мель. Починок авылыннан Фәнил Бикмуллин гаилә фермасы оештырып, шәхси хуҗалыгында терлекләр асрый. Шул җирлектә үзенең һәм туганнарының пай җирен алып эшкәртә, техник базасын ныгыта. Бүген аны авылның "бәләкәй колхозы" дип атарга була. Гаилә фермасында иллегә якын мөгезле эре терлеге бар, аның егерме бише савым сыерлары. Авылның 27 гаиләсе үз пай җирләрен аңа тапшырганнар. Хәзерге вакытта Фәнил Бикмуллинның кул астында 300 гектардан артык сөрүлек җирләре исәпләнә. Үзендә эшләүчеләрне һәм авыл халкын терлек азыгы белән тәэмин итү дә аның вазыйфасына әйләнгән. Быел ул кыш айларында терлекләрнең баш саны артуын күздә тотып, алар өчен 1,5 елга җитәрлек терлек азыгы запасы тупларга планлаштыра. 28 гектарда күпеллык үлән җирен яңарткан, 30 гектарда судан үләне күкрәп үсә. Бу язда беренче булып кукуруз чәчкән, аннан ул сенаж салырга исәп итә. Хуҗалыгының техник базасы да елдан-ел ныгый. Күптән түгел генә КСК комбайны, печән әйләндерү, пресслау җайланмалары кайтарган. Кыскасы, барлык техник агрегатлар үзенеке, күршеләргә ялынасы да юк. Фермерның бүген биш тракторы көйле эшли. Казан шәһәренә китеп төпләнгән улы Илназ да туган авылына әйләнеп кайткан. Техниканы бик яхшы белә икән ул. Кыр эшләрендә аңа авылдашы Рәмзил Ибраһимов белән Күгәрчен авылы егете Рифкать Әмиров та зур ярдәм, булышлык күрсәтә. Берничә ел инде алар үзара дус, тату эшлиләр. Бу мәшгульләр бурычларына әйләнгән.
Идрис Аметов.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев