Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авыл халкы җирсез калмасмы?

Бу көннәрдә район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Роберт Рәшитов, Росреестрның район бүлеге башлыгы урынбасары Фәрит Фазылов һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча баш белгече Хәлил Әшрәпов катнашында авыл халкы белән очрашулар үтә.

Җир мәсьәләсе соңгы вакытта шактый актуальләшеп бара. Авыл җирлекләрендә халык белән мондый очрашулар үткәрүнең дә әһәмияте зур. Районыбыз биләмәсендә бүген төрле сәбәпләр аркасында 2 меңнән артык кешенең гомумән алганда 10 мең гектардан артык җирләре әле дә рәсмиләштерелмәгән. Шуңа закон нигезендә аны 2012 елның 1 июленә кадәр пай җирләре хуҗалары үз участокларының чикләрен билгеләргә, яисә үз өлешләренә тигән җир участокларына дәүләт теркәве үткәрергә өлгермәгән булсалар, 2013 елның 1 июленә кадәр авыл җирлекләрендә бу мәсьәләләрне тулысынча хәл итәргә тиешләр. Шул максаттан гомуми җыелышлар үткәрелә. Анда җир участокларының чикләрен билгеләү проектын әзерләргә, җир участокларын формалаштырып кадастра эше үткәрүне тәэмин итү бурычы куела. Җыелышларда әнә шул хакта авыл кешеләренә бик җентекле аңлату эшләре алып барыла.
Балыклы Чүкәй авыл җирлегендә бүген 153 кешенең 1927 гектар җире рәсмиләштерелмәгән. Халык белән очрашуда бу олы эшне башкарып чыгу тәртибе турында фикерләштеләр. Очрашуда катнашучылар инде күптәннән үзләрен борчыган әлеге сорауларга төпле җаваплар ишеттеләр. Ә ул һәр авыл җирлегендә берүк тәртиптә халыкның зур активлыгы белән узды. Олысолтанлылар, мәсәлән, инде күптәннән бирелгән пай җирләреннән файдалануга хокук бирүче (яшел кәгазь) документ нигезендә һәр ел саен үзләре файдаланмаган җир пайлары өчен салым түләүләре килүе, аннан котылу өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге, вафат булган туганнары, якыннарының гамәлдән чыккан җир пайларын муниципаль милеккә күчерү хакында сөйләштеләр. Аларның барысына да белгечләр тарафыннан төпле җаваплар, тулы аңлатмалар бирелде. Районыбызда башка күп кенә авыл кешеләрен дә мөгаен мондый сораулар борчыйдыр. Шуңа күрә аларга үз авыл җирлекләрендә якын көннәрдә үтәчәк җыелышны көтәргә туры киләчәк. Шунда барысы хакында да җентекләп сөйләшеп бетерергә киңәш итәбез. Шуңа болар турында киң тукталып тулы аңлатма биреп тормыйбыз. Балыклы Чүкәй һәм Олы Солтан авыл җирлекләрендә, мәсәлән, пайчылар җыелышында катнашучыларның һәркайсы белгечләр белән очрашудан канәгать калды. Һәрберсе үзләрен борчыган мәсьәләнең чишелеше хакында уңай фикерләр ишетте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев