Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Җаваплылык булганда эшләр уң бара

"Кама-Агро" хуҗалыгының Казаклар фермасы коллективы терлекчелек продуктлар җитештерүдә нәтиҗәле эшлиләр.

Бозаулар карау кебек җаваплы эшкә биредә күп яктан сыналган, тормыш тәҗрибәсе булган хезмәткәрләрне генә билгелиләр. Ризван Гайнетдинов, мәсәлән, шундыйлардан. Ул күп еллар дәвамында хуҗалыкта тракторда, комбайнда эшләгән. Соңгы өч елда ул Казаклар авылы фермасында хезмәт куя. Хезмәттәше Исмагыйл Абдуллин белән бозаулар тәрбияләп үстерәләр.Вакытында саф һавада йөртергә, җылы урынга күчерергә, ризыкны пешереп бирергә, хәтта үлән чәйләре әзерли белү дә зарур. Менә шушы катлаулы таләпләрне төгәл һәм вакытында үтәгәнгә алар үз кул асларындагы маллардан һәрвакыт югары артым алуга ирешәләр. Бүген алар икесенә 140 баш бозау карыйлар. Кайбер вакытларда ул 200 дән артып китә.

Идрис Аметов.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев