Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Җаваплы участокны ул әйди

Яңа Арыш авылы фермасына тукталганда эшләрнең кызган чагына туры килдек. Берәүләр азык утарында печән өяләр, сенаж салалар, икенчеләр терлекләрнең җәйге лагерьда булуларыннан файдаланып абзарларны тәртипкә китерәләр.

Ферма мөдире Таһир Имамиев белән баш белгеч Равил Вильдановны да монда очраттык.
Алар яңа гына җәйге лагерьда бозаулаган терлекләрне кайтарганнар икән. Үзара сөйләшү вакытында баш белгеч хуҗалыкның хезмәт сөючән терлекчесе Рузилә Кәримова белән таныштырды.
Әле яңа гына аңа яшь таналар төркемен тапшырганнар.
-Терлекчелектә яшь таналарны саварга өйрәтү иң авыр һәм җаваплы хезмәт. Аны теләсә кемгә йөкләп булмый. Монда инде гадәттәгечә малларны тавышланып кына җиңү, тыңлату мөмкин түгел. Ә Рузиләбез бу яктан күпләргә үрнәк,-ди ферма мөдире.
Бүгенгесе көнне фермада 50 баш таналар төркемен өйрәтүче терлекче Рузилә Кәримова хакында баш белгечтән дә гел мактау сүзләре ишеттем. «Моңарчы ул тудыру бүлегендә хезмәт куйды. Нинди генә катлаулы эшне йөкләсәң дә югалып калмый, барысын да җиренә җиткереп башкарырга тырыша», диде ул.
-Хезмәт кешесенә яхшы игътибар, башкарган эш өчен югары түләү булгач эшләве күңеллерәк. Башкалардан ким-хур булмыйча эшлисе килә инде ул,-ди Рузилә.
Кәримовлар авылда иң мактаулы гаилә икән әле. Гаилә башлыгы Рафыйк та һәр елда урып-җыюда мактала икән. Алар үз эшләренең чын осталары кыскасы.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев